Җәйге чорда ил эчендә очучы самолетларга билетлар кыйммәтләнгән
Бу хакта “Известия” турлар һәм билетлар сату буенча өч зур агрегатор мәгълүматларына таянып яза.
Җәйге сезонда (апрельдән октябрьгә кадәр) Россия буенча очучы самолетларга билет бәяләре узган елның шушы ук чорындагыга караганда 5−10%ка арткан.
Шулай итеп, җәйге сезонда самолетта барып кайту чыгымы уртача 14 800−16 456 сумга төшәчәк. Шул ук вакытта апрель аенда эчке авиарейслар бәясе март аендагы белән чагыштырганда 9−16%ка арткан. Басмада билгеләп үтелгәнчә, алдагы елларның шушы чорында билет бәяләре арзанрак булган.
ыйммәтләнүнең сәбәбе – авиакомпанияләргә санкцияләргә каршы субсидияләр бирүне туктату.
Узган атнада Россия транспорт министры урынбасары Игорь Чалик белдергәнчә, быел Россиядә самолет билетлары, авиакомпанияләргә субсидия күләме кимү сәбәпле, 15−30%ка кыйммәтләнергә мөмкин. Соңыннан ул бу фаразның авиакомпанияләр мәгълүматлары нигезендә ясалуын искәрткән. Транспорт министрлыгында исә бәяләрнең 5,3%лы инфляциядән артмаячагына исәп тоталар.
Ә менә чит илләргә очучы самолет билетлары бәясе, киресенчә, узган елдагы белән чагыштырганда, кимегән. Бер агрегатор мәгълүматларына караганда, якындагы чит илләргә – 5% ка, ерактагы чит илләргә – 17%ка.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа