Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Ак барс» Кошчылык комплексының тәҗрибәле хезмәткәрләре турында сөйлибез

Җитәкчелек аларга авыл хуҗалыгы өлкәсендә намуслы хезмәтләре өчен һәм юбилей даталары уңаеннан рәхмәт белдерде.

«Бер генә минутка да эштән туктап торып булмый»

Кош эшкәртүче Раушан Фәсхетдиновка «Хезмәт батырлыгы өчен» медале тапшырылды.

Бу бүләкне юкка гына бирмәгәннәрдер, мөгаен, димәк мин моңа лаек, - диде горурланып Раушан Заһретдин улы. Без иң авыр участокларның берсендә эшлибез, чөнки анда физик йөкләнеш бик зур, еш кына авыр күтәрергә дә туры килә, - дип билгеләп үтә ул. – Бер генә минутка да эштән туктап торып булмый.

Раушан Фәсхетдинов Чыты авылында туган, зоотехник белеме бар. Ветеранга 65 яшь, ул инде пенсионер, әмма эшләвен дәвам итә. Беренчедән аның 1990 елдан бирле эшли торган предприятиесен калдырасы килми. Башта бригадир, канализация насос станциясе слесаре була, 2000 елда сугым цехына күчерелә. Икенчедән, ир-ат лаеклы хезмәт хакыннан канәгать. Ул гаиләсе белән Осиново бистәсендә яши. Хатыны Ленино-Кокушкино балалар бакчасында пешекче булып эшли. Алар ике бала үстергәннәр, дүрт оныклары бар.


«Фабрикага 17 нче хезмәткәр булып урнаштым»

Су станциясе операторы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы иясе 55 яшьлек Фәнис Әхмәтшин эшкә урнашкан вакытын шулай хәтерли. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, армиядә хезмәт итеп кайткач, ул авыл хуҗалыгы тармагына килә.

Август аенда минем монда эшләвемә 34 ел булачак. Башта корпуслар төзү белән шөгыльләндем, аннары сантехник булдым. 2000-2005 елларда комбайнда эшләдем, - дип сөйли Фәнис Зәки улы.

Хәзер, су станциясе операторы буларак, ул кошчылык фабрикаларын су белән тәэмин итү өчен җавап бирә.

Безнең эш бик җаваплы. Чөнки безнең җитештерүне судан башка күз алдына да китереп булмый бит, - ди белгеч.

Ул шушы еллар эчендә предприятиегә дә, хезмәттәшләренә дә нык ияләшүен әйтте. Аның хезмәт стажы зур. Ул үзенең якыннары турында аерым җылылык белән сөйли. Хатынының медицина өлкәсендә, ашыгыч ярдәм фельдшеры булып эшләве турында горурланып сөйләде. Ике улы һәм бер кызы бар. Ике улы да монда сугым цехында хезмәт куя. Буш вакытында Фәнис Әхмәтшин балык тоту белән мавыга.


«Бу минем алтынчы бүләгем булды»

Кош эшкәртүче Рәисә Мөхәммәтҗанованың нәкъ менә шуның кадәр хуплау документлары бар. Аларның берсе - район башлыгы Илһам Кашапов имзасы куелган Рәхмәт хаты. Тумышы белән ул Теләче районыннан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Югары Ослан училищесын бухгалтерлык белгечлеге буенча тәмамлый. Туган ягына кайта, фермадагы җирле буфетка урнаша. Аннары кияүгә чыга, ә соңрак декрет ялына китә. 1988 елда гаилә Питрәч районына күчеп килә.

Ул вакытта бу якларда туганнарыбыз, дусларыбыз яшәде. Алар безгә монда күчәргә киңәш иттеләр. Без шулай эшләдек тә. Ирем агрофирмага эшкә урнашты, тракторчы, комбайнчы булып эшли. Тырыш хезмәте өчен аңа Бутырка авылында торак бирделәр. Мин Ленино-Кокушкино балалар бакчасында эшләдем, анда 16 ел хезмәт куйдым. 2005 елда кошчылык фабрикасында витамин бирүче булып эшли башладым, соңрак бу цехны яптылар. Әмма безгә башка урынны сайлау мөмкинлеге бирделәр, мин тара цехына күчтем. Соңгы 2,5 елда сугым цехында төргәкләүче булып эшлим, - дип сөйләде Рәисә Сабирҗановна.

Бер көн эчендә аларның кулы аша 50 меңгә якын кош уза, аларны 5 кеше төргәкли. Рәисә Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, эш автоматлаштырылган, әлбәттә бу эшне күпкә җиңеләйтә. Ул ял көннәрендә тәмле камыр ризыклары белән кунаклар каршы алырга ярата – манты, өчпочмак әзерли. Иң көтеп алынган кунаклары, өч баласы, хәзер инде алар үзләре генә түгел, ә дүрт онык белән килә. Җәен вакытын бакчада үткәрә, чәчәкләр үстерә.


Авыр булса да, эшен ярата

Нурфия Яруллина район башлыгы Илһам Кашапов исеменнән Рәхмәт хаты алды. Быел аның хезмәт стажы 31 ел булачак, шуларның 21 елын - биналар юучы булып эшләгән. 2015 елдан кош караучы булып хезмәт куя. - Без көн саен йомырка җыябыз, сортларга аерабыз, тавыклар һәм әтәчләр тәрбиялибез. Гомумән алганда, безнең карамакта 70 мең кош. Минем белән 2 слесарь һәм тагын 4 кош караучы эшли. Көн буе без аяк өстендә, эш күп, вакыт үткәнен сизми дә калабыз, гомер дә шулай уза, - диде елмаеп Нурфия Яруллина.

Әлбәттә, эш авыр, барысын да күзәтеп торырга кирәк бит. Әмма мин үз эшемне яратам, коллектив һәм җитәкчелек һәр эштә ярдәм итә, - дип өстәде кош караучы.

Ул Теләче районы Мәтәскә авылында туып-үскән. Казанда кондитер белгечлеге алган. Кияүгә чыкканнан соң Ленино-Кокушкинога күчеп килгән. Апрель аенда белгеч 50 яшьлеген билгеләп үткән.

Бу минем юбилейга зур бүләк. Хезмәтебезне югары бәяләүләре өчен мин бик рәхмәтлемен, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса