“Ак Барс Питрәч” аграрийлары уракка 100 процент әзер
Урак өстендә эш көне иртәнге биштә башлана һәм кичке тугызга кадәр дәвам итә.

“Ак Барс Питрәч” агрофирмасы паркында эш гөрли: 14 комбайн кырларга чыгарга әзер. Якын киләчәктә, һава торышына карап, игенчеләр, төбәкне сыйфатлы ашлык белән тәэмин итү өчен, урып-җыю эшләрен башлаячаклар.
Агрофирманың баш инженеры Александр Куранов паркта 12 “НьюХолланд” комбайны һәм ике “Акрос 595” комбайннарының эшкә әзер булуы турында сөйләде. Алар барысы да ремонт һәм техник хезмәт күрсәтү узган: запас частьләре алыштырылган, узеллары майланган, ашлык суктыру агрегатлары сүтеп, җыелган.
– Ремонт бер айга якын дәвам итте. Соңгы штрихлар калды – кырга чыгар алдыннан барысын да тикшерербез, – дип аңлатты бөртеклеләр корпусы инженеры Динар Сираҗиев.
Тәҗрибәле механизаторлар техника белән идарә итеп кенә калмыйча, аны үзләре дә ремонтлыйлар. Комбайнчы Айрат Галләмов эше белән уртаклашты:

– Минем комбайн 99 процентка әзер. Алгы пыяланы сөртәсе генә калды. Ә моңа кадәр контрприводны, подшипниклар, каешларны алыштырдым.
Аның хезмәттәше Юрий Астраханцев – куркынычсызлык техникасы буенча инженер, әмма инде 13 ел урып-җыюга комбайнчы булып чыга:
– 2012 елгы комбайн, әле без аны тагын эшләтәчәкбез! Запас частьләр, әлбәттә, кыйммәт, әмма эш вакытында сынатмасыннар өчен үзенә яраклыларын сатып алырга тырышабыз.
Заманча комбайннар электрон системалар белән җиһазландырылган, алар автомат рәвештә барабан астындагы бушлыкларны, барабан һәм вентиляторның төрле культураларга бирелгән тизлеген көйли.
– Элек көйләүләр минималь иде, ә хәзер самолеттагы кебек: кондиционер, рация, круиз-контроль, – дип көлә Айрат Галләмов.
Янгын куркынычсызлыгына аерым игътибар бирелә. Һәр комбайнда – ике янгын сүндергеч, 40 литр су, көрәкләр.

– Мондый эсседә кырларда да, техникада да янып китү куркынычы бар. Шуңа күрә кырга ун тонналы мичкәләр белән су куябыз, – ди Динар Сираҗиев.
Урак өстендә эш көне иртәнге биштә башлана һәм кичке тугызга кадәр дәвам итә. Алда торган зур эшләргә карамастан, комбайнчылар урып-җыю башлануын түземсезлек белән көтәләр, чөнки алар уракка тырышып әзерләнгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia