«Ак Барс Питрәч» ҖЧҖнән технолог-орлыкландыручы Евгений Федоров турында
Терлекчелек өлкәсендәге эшчәнлеген ул ике ел элек башлаган
.jpg)
7 октябрь. Евгений Федоров өчен шау-шулы кош көтүе – товарлыклы-сөтчелек фермасында эшләгәннән соң икенче смена. / Рәсил Гыйләҗев фотосы
«Ак Барс Питрәч» оешмасында да, шәхси ярдәмче хуҗалыгында да яхшы нәтиҗәләргә ирешүче технологясалма орлыкландыручы Евгений Федоров шулай ди.
Ул фермада мөгезле эре терлекне дә, үзенең өй хуҗалыгында кош-кортны карауны да бик яратып башкара. Сыерларның буазлыгы буенча аның күрсәткече хуҗалыкта иң яхшыларның берсе, ә аның үрнәк шәхси хуҗалыгы – хезмәт сөючәнлек һәм авыл эшенә карата мәхәббәт нәтиҗәсе.
28 яшьлек Евгений Федоровның шәхси ярдәмче хуҗалыгының зур булмаган территориясендә кошкортлар авазы өзлексез ишетелеп тора. Биредә күркәләр, әтәчтавыклар, индоүрдәкләр – бар да бар. Гомуми баш саны йөз кырыктан йөз иллегә кадәр җитә. Шау-шулы кош-кортларның хуҗасы исә, көндәлек мәшәкатьләрен уңышлы башкара, аларны көнгә өч тапкыр ашата һәм эчертә. Аларга кышлау өчен җылы урын һәм башка уңайлы шартлар тудырган.
Питрәчле терлекчелек өлкәсендәге эшчәнлеген ике ел элек тавыклар үрчетүдән башлаган. Башта алар егерме-утыз баш кына булган, ә хәзер инде ул ел да алтмышҗитмеш баш чеби сатып ала. Узган ел Евгений сынап карау өчен генә җиде күркә алган булган һәм хәзер аларның да санын арттырган. Табигый юл белән үрчи торган үрдәкләр белән дә шулай ук.
Бу эшләрнең һәм мәшәкатьләрнең барысы да аның өчен гадәти хәл, чөнки Женя бала чагында ук әти-әнисенә хуҗалыкта булыша торган булган. Үзе әйтмешли, эшләр уңышлы барганда, азарт барлыкка килә.
Ул Белкино авылында туыпүскән, бүгенге көндә дә шунда яши һәм эшли. Мәктәптән соң сәүдәикътисад техникумын тәмамлаган, анда махсус урта белем алган. Ә ун ел элек ул «Ак Барс Питрәч» агрофирмасының үзенең туган авылындагы бүлегенә ярдәмче эшче булып урнаша. Бүген әлеге мәкаләнең герое товарлыклысөтчелек фермасында эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технолог булып эшли. Яшь белгеч буларак, эш бирүчеләр аңа ипотека кредитыннан башка һәм, иң мөһиме, процентларсыз торак биргәннәр. Һәм бу аңа шәхси ярдәмче хуҗалыгын турыдан-туры үз йорты территориясендә урнаштырырга мөмкинлек бирә. Тик менә аның йорты авыл читендә урнашкан. Шуңа күрә кайвакыт аларга чакырылмаган кунаклар да килгәли.
– Узган ел безгә төлкеләр еш килде, быел да килгәлиләр, тик азрак. Күршеләремнең этләре зур, аларны, мөгаен, шулар куркытканнардыр, – дип сөйли Евгений. – Һәм тагын ябалаклар очып килә башлады, шуңа күрә челтәр тарттырырга туры килде, хәзергә барысы да тыныч.
Йорт хуҗалыгы белән Евгений төп эштән буш вакытта шөгыльләнә. Ә болай ул тулысынча үзенең эшенә бирелә. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә хуҗалык акрынлап тулысынча ясалма орлыкландыруга күчә.
– Эш арта бара, шул рәвешле без баш санын арттырабыз, дөрес, шулай ук генетика яхшырсын һәм сөт күбрәк булсын өчен үгезләр белән эшлибез, – дип аңлата ул үз эшенең үзенчәлеген.
Яшь технологның барысы да бик яхшы килеп чыга. Махсус белеме булмаса да, аның хезмәт нәтиҗәләре үзенекен күрсәтә. Агрофирманың баш зоотехнигы Людмила Сабанчеева аның эшен менә ничек бәяли:
– Ел дәвамында Евгений буаз сыерларның сиксән биш процентын яба. Бу бик яхшы күрсәткеч. Шул ук вакытта ул универсаль хезмәткәр. Аңа ярдәм сорап бозау караучылар да, сыер савучылар да мөрәҗәгать итә. Ул үзе сыер савучы булып та эшли ала, бригадирны да алмаштыра. Тик менә аны беркем белән дә алыштырып булмый, ул бездә берәү генә.
Яшь белгечнең планында ветеринария белгечлеге буенча югары белем алу. Бу аңа терлекчелек өлкәсендәге белемнәрен тирәнәйтергә һәм яраткан эшенең нәтиҗәлелеген яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Авыл хуҗалыгында ул бөтен күңелен биреп эшли…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia