«Ак Барс-Питрәч» предприятиесе алдынгыларны һәм юбилярларын бүләкләде
Аларны “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖнең Питрәч җитештерү мәйданчыгы директоры Вефхвия Кахаберидзе котлады
Коллективта шундый кешеләр була, алар җитештерүнең тотнагы булып торалар. Аларны намуслы хезмәтләре өчен югары бәялиләр, ихтирам күрсәтәләр һәм бүләклиләр. Бүген аларның кайберләре белән сезне дә таныштырып үтәрбез.
Ел һәм дүртенче квартал йомгаклары буенча җитештерү мәйданчыгының иң яхшы 29 хезмәткәрен һәм белгечләрен “Ак Барс” кошчылык комплексы һәм “Ак Барс” Холдинг Компаниясе, Питрәч районы башлыгы, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.
Бройлер цехы кош караучысы Радик Ганиев һәм инкубатор башлыгы Энҗе Сәйфетдинова фидакарь хезмәтләре өчен “Ак Барс” Холдинг Компаниясенең медале белән бүләкләнде.
Питрәч җитештерү мәйданчыгы директоры Вефхвия Кахаберидзе җитештерүне киңәйтү планнары белән уртаклашты һәм: “Нәкъ менә сезнең кебек кешеләр ярдәмендә без боларның барысына да ирешәбез. Шундый бердәм коллектив кына – зур нәтиҗәләргә, уңышларга ирешә ала”, дип билгеләп үтте..
СВЕТЛАНА МИШАГИНА: “МИНЕМ БУРЫЧ – КОНТРОЛЬ!”
Фото: © Валерий Мирошников / «Питрәч-информ»
Сугым цехы контролеры Светлана Мишагинага күпьеллык намуслы хезмәте һәм югары җитештерү күрсәткечләре өчен “Ак Барс” Холдинг Компаниясеннән рәхмәт белдерелде.
– Мин конвейердан складка килә торган итнең күләмен һәм сыйфатын тикшереп торам, – дип сөйләде Светлана Федоровна. – Барысының да дөрес төрелгән булуын, барлык этикеткаларның да туры килүен тикшерәм. Барлык ит продукциясе минем аркылы уза.
Светлана Мишагина тумышы белән Карповкадан, Ленино-Кокушкинода 93 нче һөнәри лицейда укыган, кияүгә чыккан, кошчылык фабрикасына урнашкан. Аның хезмәт кенәгәсендә бер генә язу бар, ә гомуми эш стажы – 25 ел.
Башта 14 ел кош караучы булып эшли, көн саен кошлар турында кайгыртуның нәрсә икәнен аңлый. Менә инде 11 ел сугым цехында хезмәт куя. Башта төрүдә эшли, аннары реестрда, хәзер инде ике ел – җаваплы вазыйфа башкара, ул – контролер. Бу продукция, документлар, кешеләр белән дә эшләү.
– Кошчылык фабрикасында миңа тотрыклылык һәм яхшы хезмәт хакы ошый, – ди Светлана Федоровна. – Безнең коллектив бик яхшы, тату, бердәм. Җитәкчелек безне югары бәяли һәм хуплый.
Светлана Мишагинаның ире янгын сүндерү бүлегендә эшли, гаиләдә биш бала. Үз йортлары белән яшиләр, элек 15 сутый яшелчә бакчасы утыртканнар, сыер, дуңгыз асраганнар. Балалары булышкан – чүп утаганнар, утын ярганнар. Хәзер балалары үскән, Мишагиннарның инде биш оныклары бар. Хәзер участок ял итү урыны, анда беседка, чәчәкләр үсә.
ИРЕК НАСЫЙРОВ: “ЧЕБИЛӘР ӨЧЕН ИҢ МӨҺИМЕ – ҖЫЛЫЛЫК!”
АПК системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән газ җайланмалары котельные эшчесе Ирек Насыйров бүләкләнде.
– Без чебиләргә җылылык бирәбез, – дип сөйләде Ирек Дәүләтгәрәй улы. – Бөтен газ хуҗалыгы безнең өстә. Генераторлар хәзер чит илнеке – аларны урнаштырабыз, ремонтлыйбыз. Шулай ук индивидуаль котельныйлар. Бу бик җаваплы эш. Казанда өч ай укыдым. Ел саен имтиханнар тапшырабыз. Эчке имтиханнарны кошчылык фабрикасында тапшырабыз.
Ирек Насыйров Теләче районыннан, кошчылык фабрикасында абыйлары һәм апалары эшләгән. 1991 елда кунакка килгән, мондагы эшне ошаткан. Хатыны белән бергә күчеп килә, хатыны да кошчылык фабрикасында, инкубаторда эшли. Өч ел тракторчы булган, аннары котельныйга күчкән. Җәен котельныйда эш азрак – Ирек Насыйров 13 ел урып-җыюда комбайнчы булып эшли. Берничә тапкыр грамоталар, санаторийга юлламалар белән бүләкләнгән.
– Коллективта иң зур хезмәт стажы минеке, шуңа күрә яшьләр өчен остаз булып торам, – дип уртаклашты Ирек Насыйров. – Бу катлаулы һәм куркыныч эш. Ә гомумән, мин бәхетле кеше. Эшем бар, торак алдым, улым үскән, энергоуниверситет тәмамлады, белгечлеге буенча Казанда эшли. Ике оныгым бар – берсе мәктәптә, икенчесе балалар бакчасына йөри. Зарланырга урын юк!
РАДИК ГАНИЕВ: “ТЕХНОЛОГИЯНЕ ҮТӘСӘҢ, НӘТИҖӘ БУЛАЧАК”
4 нче бүлекчәнең бройлер цехы кош караучысы Радик Ганиев фидакарь хезмәте өчен “Ак Барс” Холдинг Компаниясе медале белән бүләкләнде.
– 25 ел эшлим, – дип сөйләде Радик Морадомович. Армиядән туган авылым Ленино-Кокушкинога кайттым да фабрикага килдем. 13 ел иске бинада читлек җайланмалары бүлегендә эшләдем. Аны сүткәч, мине яңа корпуска күчерделәр. Чебиләр үстерү – ул тулы бер технология. Кошларның алдында су, азык һәрвакыт булырга тиеш, температура уңай булырга тиеш. Шул чакта гына алар яхшы үсә.
Иң җаваплы һәм авыр чор – үстерүнең башлангыч чоры. Тәүлеклек чебиләр зәгыйфь була, әмма ветеринария табибы белән бергә үлем очракларын минималь саннарга кадәр киметеп була. Алга таба барысы да җайлаша төшә. Әгәр вентилятор сүнсә яки температура төшсә – сигнализация эшли башлый.
– Бутыркада, ипотекага сатып алган шәхси йортта яшим. Ярый, хезмәт хакы аны түләргә мөмкинлек бирде, – ди Радик Ганиев. – 15 сутый җир участогым бар – өч балалы гаилә өчен бу бик мөһим. Хәзер инде балалар үсте: олысына 21 яшь, кечесенә 17 яшь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа