Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Ак Барс-Питрәч» предприятиесе юбилярларын бүләкләде

Аларның һәрберсенә җылы рәхмәт сүзләре әйттеләр

“Ак Барс Питрәч” предприятиесе директоры Радик Зиннәтов бөтен коллектив исеменнән бу кварталда юбилей даталарын билгеләп үтүче хезмәткәрләрне котлады. Юбилярларның һәрберсенә җылы рәхмәт сүзләре әйттеләр һәм лаеклы бүләкләр тапшырдылар.

Терлекчелек комплексыннан 60 яшьлек Рафис Шәймәрданов предприятиедә 19 ел эшли. Сыер савучы булып эшләүче хатыны белән алар ныклы хезмәт гаиләсе төзегәннәр. Рафис Якупович күпьеллык хезмәте өчен “Ак Барс” холдингының көмеш күкрәк билгесенә лаек булды.

Каравылчы Рәис Баһавиевны 65 яшьлек юбилее белән котладылар. Предприятиедә дүрт ел гына эшләсә дә, хезмәттәшләренең хөрмәтен яулаган һәм предприятиенең Мактау грамотасына лаек булды.

Нәфисә Зәйнуллинаны 55 яшьлек юбилее белән котладылар. Предприятиедә 37 ел эшли, бозаулар карый, ул аларны сабый бала кебек тәрбияли, – ди хезмәттәшләре аның турында. Нәфисә Кашаф кызының җаваплы хезмәте ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән билгеләнде.

55 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Рәзинә Камалиеваның нык характерын барлык коллегалары да белә. Дүрт ел эшләү дәверендә ул терлекләрне тукландыруның барлык нечкәлекләрен камил үзләштергән. Аның хезмәте Холдингның Мактау грамотасы белән билгеләнде.

Терлекче Дмитрий Владимирович Петров 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 16 ел эшләү дәверендә ул үзен җаваплы белгеч буларак танытты, ул Питрәч районы хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Предприятиегә 41 ел гомерен багышлаган Ризидә Хәйретдинова адресына аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Финанс-икътисад хезмәте башлыгы, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, аңа “Ак Барс” ХК зөбәрҗәт ташлы алтын күкрәк билгесе тапшырылды.

Тантаналы рәвештә Фәрзетдин Гариповны лаеклы ялга озаттылар. Терлекчелек комплексының 67 яшьлек операторы предприятиедә гомер буе хезмәт иткән. Бу бәйрәм көндәлек хезмәтләре белән бөтен предприятие уңышының нигезен тәшкил иткән кешеләрнең казанышларын ихлас күңелдән тану булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса