«Ак барс-Питрәч»нең 10 аграриен бүләкләделәр
Аларга акчалата сертификатлар тапшырылды
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Питрәч районында атна саен комбайнчыларны хөрмәтлиләр. Узган чәршәмбедә акчалата сертификатлар белән бүләкләнгән 10 кешенең барысы да – “Ак Барс-Питрәч” хуҗалыгы хезмәткәрләре иде. Ашлык ташу өчен җаваплы машина йөртүчеләр дә билгеләп үтелде.
Механизаторлар арпа җыеп алуны төгәлләп килә. 2500 гектарның 500 гектары калган, алар аны бер эш көне эчендә башкарып чыгачак. Соңыннан аларны сабан бодае көтә.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фәрит Галимов предприятиенең районда иң зур чәчүлек мәйданнарына ия булуын һәм аның хезмәткәрләренең хезмәтенә югары бәя бирелүен ассызыклады.
– Урып-җыю эшләрен озакка сузылган яңгырларга кадәр – ватылуларсыз, травмаларсыз һәм аз югалтулар белән уңышлы тәмамлау мөһим. Сезгә мул уңыш һәм лаеклы хезмәт хакы алуыгызны телим, – диде Фәрит Фоатович.
Бүләкләнүчеләрнең берсе – комбайнчы Нияз Сафиуллин, аның өчен бу инде кырда 18 нче сезон.
– Җир үзенә тарта, – дип җавап бирде ул гади генә итеп, эшкә үзен нәрсә җәлеп итә дигән сорауга.
– Җир эшләренең барысын да эшлибез: башта эшкәртәбез, аннары чәчәбез, аннары җыябыз. Бу хезмәт авыр, аңа һәркем дә түзә алмый, – дип уртаклаша тәҗрибәле механизатор.
Ул билгеләп үткәнчә, яшьләргә башта белем алу мөһим. Җәйгә эшкә килгән егетләрнең дә күбесе бу һөнәрдә калмый.
Нияз Наилевич сүзләренчә, узган еллар белән чагыштырганда бу сезонда йөкләнеш азрак, әмма яңгырлар үз төзәтмәләрен кертә. Урак вакытында көннәрнең аяз торуы, барлык аграрийларның, комбайнчыларның иң зур теләге.
ФОТОРЕПОРТАЖ ⬇
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia