Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы Сергей Павлов кыр батыры дип танылды

Сергей Павлов кечкенәдән механизатор булырга хыяллана. Аның әтисе Александр Васильевич гомере буе «Татарский» совхозында тракторчы булып эшли. Ул үз тәҗрибәсен улына тапшыра да.

Сергей кечкенәдән үк әтисе белән эшкә йөри. Зуррак үскәч, аңа комбайн штурвалы белән идарә итәргә рөхсәт итә башлыйлар. Шул чакта ук Сергей киләчәктә механизатор булырга карар кыла. Туган авылы Шихазда мәктәбен тәмамлаганнан соң, Ленино-Кокушкино һөнәри лицеена укырга керә. Тракторчы-машинист таныклыгы алгач, туган авылына кайта. Хуҗалык җитәкчелеге яшь егеткә әтисеннән беренче күнекмәләр алган ДТ-75 тракторын ышанып тапшыра.
Ватан алдындагы бурычын үтәргә вакыт җитә. Биробиджан шәһәрендә ике ел механик-шофер булып хезмәт итеп кайткач, ул янә трактор руле артына утыра.

Мин МТЗдан башлап заманчаларга кадәр, чылбырлы һәм тәгәрмәчле тракторларда эшләдем. Шулай килеп чыкты: ике меңенче еллар башында мин эш урынын алыштырдым. “Ак Барс Питрәч"кә мине лицейда укытучы, безнең хуҗалыкның хәзерге баш инженеры Александр Куранов чакырды, - дип сөйли ул.

Узган ел Сергей Павловка МТЗ-1221 тракторын бирәләр, ә анда эшләү нәтиҗәсе үзен озак көттерми. Язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча, 1512
гектарда эш башкарып, шуның 746 гектарын тырмалап һәм 766 гектарына сабан культуралары чәчеп ул лидер булды.

Хезмәттәшем Динар Заһидуллин белән бергә эшләдек, - дип дәвам итә әңгәмәбезне Сергей. - Яз үзенчәлекле килде. Мондый яңгырлы язны хәтерләмим. Әмма һава торышының көйсезлегенә карамастан, эшләргә кирәк иде, югыйсә икмәксез калачакбыз. Без һәр минуттан файдаландык һәм куелган бурычны үтәдек. Чәчү эшләрен тиешле вакытта төгәлләдек. Көне буе хуҗалык кырларында булдык. Алда яңа эшләр көтә: сабан культураларын тукландыру, аннан азык әзерләү башлана, ә кышын фермаларда хезмәт куячакбыз, - ди ул.

Сергей Александрович быелгы җиңүне хезмәт сөючәнлеге белән яулады һәм лаеклы рәвештә кыр батыры булды. Аның уңышлары белән барыннан да бигрәк гаиләсе горурлана. Тормыш иптәше Наталья Анатольевна (1995 елда өйләнешкәннәр) «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.
Уллары Александр бабасы һәм әтисе юлыннан китәргә, механизатор булырга тели. Кызлары Арина быел тугызынчы сыйныфны тәмамлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса