«Ак барс-Питрәч» ҖЧҖнең база мәйданчыгында аграрийларның зона семинар-киңәшмәсе узды
Анда республиканың 14 районыннан вәкилләр катнашты.
Чәчү кампаниясе төгәлләнде, үсемлекчелек блогы техник культураларны сиптерү, тукландыру, рәтара эшкәртү белән шөгыльләнә, - дип сөйләде безгә «Ак Барс-Питрәч» агрофирмасы җитәкчесе Радик Зиннәтов.
Бу һәм башка мәсьәләләр турында республика аграрийлары ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре белән бергә фикер алыштылар. Питрәч районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илнар Хафизов сүзләренчә, бүген район хуҗалыклары терлек азыгы әзерләү эшләренә керештеләр. Хәзер төп игътибар һава шартларына бәйле рәвештә уңыш формалаштыруга бирелә.
Катнашучыларга азыкны ничек вакытында һәм сыйфатлы итеп әзерләргә кирәклеге турында сөйләделәр. «Ак Барс-Питрәч» хуҗалыгына 4000 тоннадан артык печән әзерләргә кирәк булачак.
Печәнгә күпьеллык үләннәрне чабарга чыктык. 15 мең тоннадан артык сенаж, шул ук күләмдә силос әзерләргә кирәк булачак. Кыска вакыт эчендә барысына да өлгерергә туры киләчәк, - дип сөйләде «Ак Барс-Питрәч» агрофирмасы җитәкчесе.
Монда төп продукт - ашлык мәсьәләләре дә күтәрелде. Быел федераль дәүләт системасында ашлыкны мәҗбүри теркәү кертелә. Бу хакта семинарда катнашучыларга ашлык сыйфатын бәяләү үзәге филиалы директоры урынбасары Анатолий Никитин хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia