«Ак Барс Питрәч» ҖЧҖнән Галина Галкина иң яхшы сыер савучы дип танылды
Күп кенә авыл кызлары кебек үк, Галина Галкина да язмышын үз авылы белән бәйләргә булган. Ул Белкино авылында туып-үсә, яши һәм эшли. Т
Туган авылының сигезьеллык мәктәбендә укый, ә урта белемне Ленино-Кокушкино мәктәбендә ала. Аны тәмамлаганнан соң язмышы кинәт үзгәрә - 18 яшендә авылдашы Александрга кияүгә чыга.
Яраткан эшемә мин икенче декрет ялыннан соң гына урнаштым, - дип сөйли Галина Александровна. – Бүгенге көндә балаларыбыз Питрәчтә яши, улыбыз Алексей Казанда эшли, ә кызыбыз Алла өченче баласы белән декрет ялында. Тормыш иптәшем Александр Александрович та фермада терлекче булып эшли. Миңа тормышта гел яхшы кешеләр генә очрап торды. Фермага килгәч, Анна Степанидина бик булышты, авыр эшебезнең барлык серләрен ачты. Ул чордагы иң яхшы сыер савучыларның берсе Мария Трибиска да рәхмәтлемен. Һәрвакыт ярдәм итте, беркайчан да булышудан баш тартмады. Хәзерге иптәшем Татьяна Петрова белән дә дус, тату эшлибез. Минем җиңүемдә элеккеге һәм хәзерге хезмәттәшләремнең дә өлеше бар. Башта мин 24 сыер карадым, ә хәзер алар 50. Ул чорларны һәм хәзерге вакытны чагыштырып карасак, бу - күк белән җир арасы. Элек, нигездә, һәр эшне кулдан эшләдек, капчык, чиләк, азык ташыдык. Хәзер барысы да механикалаштырылган. Безнең хуҗалык җитәкчеләре ярдәме белән эш шартлары яхшырды, шуңа күрә бик теләп эшлибез, - ди сыер савучы.
Галина Александровна үз эшен иртәнге сәгать 5тә башлый һәм 9да тәмамлый. Ә кичен эшкә сәгать 4тә килә. Ул вакытка инде аны ашатылган сыерлар көтә. Бу савым аппаратларын җыя һәм сөт савуга керешә. Бер ел эчендә бу хатын-кыз кулы аша 438 тонна сөт узган, һәр сыердан ул 8768 килограмм сөт алган.
Югары нәтиҗәләргә ирешү өчен, иң беренче чиратта, хайваннарны, үз эшеңне яратырга, аңа күңел җылысын бирергә, хезмәттәшләр арасында һәм гаиләдә хөрмәт, ышаныч яуларга кирәк. Бүләкләр, грамоталар, кыйммәтле бүләкләр алганым бар иде инде. Әмма район ярышларында беренче тапкыр җиңәм. Әлбәттә, хезмәтебезне шулай югары бәяләү – зур дәрәҗә. Бу юбилейга иң яхшы бүләк дип уйлыйм, миңа 17 июньдә 55 яшь тула, - ди алдынгы сыер савучы.
Буш вакытында Галина Александровна җәен бакчада эшли, кышын чигә, бәйли. Ашарга пешерергә ярата, телевизордан ашсу тапшыруларын карый, аннан ирен, балаларын, оныкларын тәмле ризыклар белән сыйлау өчен үзенә кирәкле бик күп рецептлар ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа