Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

"Ак Барс Питрәч" хуҗалыгында юбилярларны котладылар

Юбилейларын билгеләп үтүче хезмәткәрләрне котлау -предприятиедә матур традиция.

Хуҗалыкның административ бинасында сыер савучы Гөлфия Шәймәрданованы,

механизатор Николай Киселевны

һәм баш инженер Александр Курановны котладылар.

Алар барысы да күптән түгел үзләренең 55 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр.

Авыл хуҗалыгы хезмәт итүче кешеләре - безнең таяныч. Аларның хезмәте нәтиҗәсендә без алдынгылар рәтендә торабыз. Шушы куллар аша мең тонна сөт узган, мең гектар җир эшкәртелгән, йөзләгән берәмлек техника ремонтланган, - ди хуҗалык җитәкчесе Радик Зиннәтов.

Ул юбилярларга акчалата премия, чәчәк бәйләмнәре тапшырды һәм нык сәламәтлек, гаилә бәхете теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса