Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Ак барс-Питрәч» терлек азыгы ишегалдында эш гөрли

Эшчеләр көнгә 800 тонна сенаж хәзерли

«Ак барс-Питрәч» терлек азыгы ишегалдында эш гөрли. Сенаж чокырларына һәм азык складына бер-бер артлы тулы КамАЗлар, МТЗ-1221 килә.

Үләннең бүгенге торышы куандыра, - дип уй-фикерләре белән уртаклаша хуҗалыкның азык әзерләү буенча агрономы Айрат Миңнуллин, - ул сусыл, куе, үзенә кояш нурын сеңдергән. - Үлән чабуда ике агрегатта Илшат Сафин һәм Илнар Заһидуллин эшли. Комбайн руле артында тәҗрибәле механизатор Алексей Савельев, ул эш сменасында 400-450 тонна сусыл азык җыя. Яшел массаны камазчылар Надир Хәйриев, Фәнис Шәйдуллин, Юрий Ледянкин, Рәмзил Фәйзерахманов һәм Алик Мортазин ташый. Бүгенге көнгә пландагы 15 мең тонна сенажның яртысыннан артыгын - 8 мең тоннадан күбрәк һәм 900 тонна печән салдык, - дип сөйли ул.

Һава шартлары мөмкинлек биргәндә, азык әзерләүчеләр, җәйге чорда һәр сәгатьнең мөһим булуын аңлап, мөмкин кадәр күбрәк эшләргә тырышалар. Нәтиҗәле һәм яхшы кәеф белән эшлиләр.

Быел үләннең сыйфаты һәм күләме белән канәгать, - ди районның алдынгы механизаторларының берсе Алексей Савельев. - Бу басуда клеверны җыябыз, ул бик яхшы үскән. Узган ел белән чагыштырганда, быел уңыш бик әйбәт, КамАЗ кузовлары тиз тула. Ә алар көнгә уннан артык рейс ясыйлар.

Трактор руле артында мин инде кырык елдан артык. Шул дәвердә күпне күрдем. Корылык та, тоташ яңгырлар да булды, әмма шуны әйтә алам: һава шартлары нинди генә булмасын, эшләргә һәм планны үтәргә кирәк, - ди ул.
Сенаж базында өч берәмлек техника эшли: Марат Гайнуллин «Биллюр» тракторында сенаж тыгызлауда, ә Владимир Егоров Т-75 һәм Альберт Мостафин Т-150 бульдозерлары белән КамАЗлар ташый торган яшел массаны ….

Мин бу эш белән беренче ел гына шөгыльләнәм, хәер, механизаторлык буенча җитәрлек стажым бар, - ди Альберт Мостафин. - Тулы КамАЗлар бер-бер артлы килә. Һәм монда тоткарланып торырга ярамый. Бу яшел массаны тутырып бетерергә кирәк. Ә бит бу көнгә 800 тоннадан артык. Авыр, әмма берни дә эшләп булмый. Терлекләрне кышын файдалы азык белән туендыру өчен барысын да вакытында эшләргә кирәк.


5 июльгә районда күпьеллык үләннәр 4674 гектар мәйданда чаптырылган. 17802 тонна сенаж әзерләнгән, шул исәптән «Ак барс-Питрәч»тә - 7570, «Шәле-Агро»да - 3178, А.Р. Муллагалиевта - 2900, «АгроЛак»та - 2754, «Макс Ойл»да - 1400. Печән әзерләү буенча «Ак барс-Питрәч» алда бара – 757 тонна, «Агрострой» - 260, Гаврилов исемендәге агрофирма – 200, А.Р. Муллагалиев - 170 тонна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса