Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

"Ак Барс Питрәч"тә хезмәткәрләрне юбилейлары белән котладылар

Илгиз Абдрахманов - 55, Рифат Гыйниятов 60 яшьлеген билгеләп үтә.

Моннан берничә ел элек «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖдә бик матур традиция башлап җибәрделәр, монда үз хезмәткәрләрен юбилейлары белән котлыйлар, бу традиция бүген дә дәвам итә. Кешегә тормышындагы иң истәлекле көндә туганнары һәм якыннарыннан гына түгел, ә хезмәттәшләреннән дә котлаулар кабул итү бик күңелле.

Һәм, әлбәттә, беренче чиратта, алар предприятие җитәкчелегеннән котлаулар алалар. Бу юлы да предприятие директоры Радик Зиннәтов агрофирманың ике хезмәткәре – Илгиз Абдрахманов һәм Рифат Гыйниятовны юбилейлары белән тәбрикләде, аларга нык сәламәтлек, гаиләләрендә иминлек, җитештерүдә уңышлар теләде.
Илгиз Абдрахмановка 18 февральдә 55 яшь тулган. Һәм ул үзе әйтүенчә, бу ир-ат өчен җир җимертеп эшләр чак.
Илгиз Абдрахманов агрофирмада бик җитди тармак өчен җавап бирә - ул 600 башка исәпләнгән терлекчелек комплексы башлыгы. Ул бу эшне биш ел гына башкарса да, аның җитәкчелегендә эш бик җитди куелган. Комплекс бердәм җайга салынган механизм буларак эшли. Мәсәлән, бүгенге көндә тулаем савым тугыз тоннага якын, ә биредә бер сыердан тәүлегенә 22 килограмм сөт савалар.

Коллективыбыз тату, - ди ул, - аның нигезен тәҗрибәле, җаваплы кешеләр тәшкил итә. Алар ярдәмендә барысы да яхшы, җайлы башкарыла.

Сүз уңаеннан, Илгиз Абдрахманов Ленино-Кокушкинога Ульяновскидан килгән. Алдангы эше дә терлекчелек тармагы белән бәйле булганга күрә, агрофирмага килүе очраклы булмый аның.

Директор безне ул вакытта бик яхшы кабул итте, - ди Илгиз. - Ошый икән, калырсыз, диде безгә. Менә шулай монда яшәп калдык. Без инде авылга да, кешеләргә дә ияләштек, барысы да ошый.


Ә вахта шоферы Рифат Гыйниятовка 21 февральдә 60 яшь тулган. Ул бу эштә нибары ике ел гына. Моңа кадәр 25 ел комбайнчы булган. Хәзер аның эш көне иртәнге сәгать өчтә башлана, бу вакытта күбебез йоклый әле. Сәгать дүрттә сыер савучыларны җыеп, Татар Тау Иленә, терлекчелек комплексына бара. Авыл кешесе өчен мондый көн режимы күпмедер дәрәҗәдә гадәти булса да, бу җиңел түгел. Ул Пимәрдә гомер иткән.
Рифат Гыйниятовның юбилеена якыннары – өч баласы һәм ике оныгы, шулай ук бөтен туганнары җыелган.

Радик Әсхәтович чын күңелдән хезмәтебез өчен рәхмәт белдерде, - диде Рифат, - аның кулыннан бүләк алу бик күңелле булды, премияләр дә бирделәр. Истәлекле юбилей булды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса