"Ак Барс Питрәч"тә хезмәткәрләрне юбилейлары белән котладылар
Салкын Чишмә авылыннан Гөлфирә Миңнуллинага һәм Татар Тау Иле авылыннан Мансур Сәгъдиевка 60 яшь тулды.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә нык, җаваплы һәм авыр эштән курыкмаган кешеләр генә озак еллар эшли. Безнең геройлар - нәкъ менә шундыйлар. Алар югары вазыйфа башкармый, ләкин озак еллар үзләренә йөкләнгән эшне намус белән башкаралар. Аларны хезмәттәшләре хөрмәт итә һәм җитәкчелек югары бәяли. Мансур Кыям улы тугыз ел дәвамында Татар Тау Иле авылында терлекче булып эшли.
Безнең бүлекчәдә 400-500 баш савым сыеры бар, аларның һәрберсен карарга кирәк. Без аларга азык ташыйбыз, тирес чыгарабыз, кирәк булганда аларны бер урыннан икенче урынга күчерәбез, - дип сөйли Мансур Сәгъдиев үзенең көндәлек эшмәшәкатьләре турында.
«Эшең авырмы?» - дигән сорауга кыскача: «Эш җиңел булмый ул, бигрәк тә авылда», - дип җавап бирде.
Гөлфирә Шагаләм кызы ашханәдә пешекче булып эшли. Җәйге чорда аның эше бик күп, чөнки чәчүдә, ә аннары урыпҗыюда катнашучы аграрийларны ашатырга кирәк.
Төшке ашка 60 литрлы кәстрүлдә төрле ашлар пешерәбез: щи, рассольник, чечевина, вермишель белән. Шулай ук ит һәм гарнир белән икенче аш пешерәбез. Кайвакыт яшелчә салатлары ясыйбыз. Һичшиксез чәй, икмәк, - ди пешекче.
Аның хезмәт стажы зур, ул 45 ел инде тырышып хезмәт куя. 15 яшендә пешекче булырга укыган, җирле кошчылык фабрикасына эшкә урнашкан, ә «Ак Барс Питрәч» агрофирмасы ашханәсенә 10 ел элек күчкән. Предприятие җитәкчесе Радик Зиннәтов тантаналы шартларда туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне бәйрәм белән шәхсән котлады, аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia