Ак халатлы солдатлар
1941 елдан 1945 елга кадәр безнең районнан фронтка 22 табиб һәм медицина хезмәткәре киткән. Тугыз табиб һәм медицина хезмәткәре сугышчан бүләкләр белән бүләкләнгән.
Хәрби медицина беренче туплар тавышы әле тынып та өлгермәгән вакытта көрәшкә керә. 1418 көн һәм төн буе барган авыр сугышта медицина хезмәте яралыларның 72 процентын һәм авыру солдат һәм офицерларның 90 процентын кире сафка бастыра, илдә бер генә эпидемиягә дә юл куймый. Болар барысы да медицина хезмәткәрләренең профессиональлеге һәм батырлыгы нәтиҗәсе.
Сугышның өченче көнендә Совет армиясе сафларына иң беренче булып Эчке эшләр халык комиссариатының 3 нче Пановка төзәтү-хезмәт колониясенең санитария часте башлыгы Петрушин Георгий Иванович мобилизацияләнә. Ул хәрби фельдшер булып Төньяк-Көнбатыш фронтының 84 нче укчылар дивизиясендә 17 нче көнбатыш укчылар полкында ефрейтор званиесендә хезмәт иткән. 1941 елның июлендә ул каты яралана һәм госпитальдәге башка яралылар белән бергә әсирлеккә эләгә. Берничә концлагерьны үтә, Носмарт шәһәрендә хәрби әсирлектәге рус офицерлары лазаретында эшли. 1945 елның апрелендә Америка гаскәрләре тарафыннан әсирлектән азат ителә һәм үзенең иптәшләре белән Туган илгә җибәрелә. Төрле елларда ул Пановка хастаханәсендә эшләгән, даими рәвештә аның баш табибы булып торган, Татар Тау Иле ФАПы мөдире булган, фтизиатр, хирург, дерматолог, терапевт, фельдшер булып эшләгән. Боларның барысында да аңа бай тәҗрибәсе һәм югары кешелеклелек сыйфатлары ярдәм иткән. Ул гаҗәеп тәрбияле, интеллигент кеше булган. Аның хезмәттәшләре һәм пациентлар да шулай хәтерли.
1941 елның августында фронтка Кадыкова (Кошкина) Наталья Яковлевна мобилизацияләнә. 1944 елда ул яралана. Дәваланганнан соң беренче Польша армиясендә хезмәт итә, Польшаны азат итүдә катнаша, Германиягә кадәр барып җитә. 1945 елда Питрәч районына кайта һәм пенсиягә чыкканчы ире Кошкин Николай Иванович белән Янсуар ФАПында акушер булып эшли.
1941 елның декабрендә Питрәч хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Леонтьева Мария Николаевна, шәфкать туташы Казакова Флера Николаевна, фельдшер-акушер Михеева Матрена Георгиевна, санитарка Куликова Анна Михайловна Буа шәһәренә кешеләргә ярдәм итәргә җибәрелә, алар оборона чикләре төзүчеләргә, анда өшегән һәм тимгелле тиф белән авыручыларга ярдәм күрсәтә. Буадан кайтканнан соң Мария Леонтьева һәм Матрена Михеева фронтка мобилизацияләнә. Алардан соң фронтка район сәламәтлек саклау бүлеге мөдире Павлов Александр Георгиевич, Рус Казысы хастаханәсе баш табибы Медникова Антонина Павловна, Питрәч хастаханәсе мөдире Бурцева Зоя Петровна (ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән), шәфкать туташы Казакова Флера Николаевна китә. Флера Николавевна Совет армиясендә 1942 елның маеннан хезмәт иткән, өч тапкыр Кызыл байрак ордены белән бүләнгән эвакуация госпиталендә, рота комсоргы булган. Яралылар өчен 17 литр үз канын биргән. 1945 елда ул Кенигсберг янындагы госпитальгә яралы немецларга ярдәм итәр өчен җибәрелә, Бөек Җиңүне дә монда каршылый. Сугыш аның өчен 9 майда тәмамланмый, ул госпиталь белән бергә Ерак Көнчыгышка җибәрелә. 1945 елның декабрендә генә өенә әйләнеп кайткан. Ул хезмәт итү дәверендә Сталин имзасы белән 10 Рәхмәт хаты алган.
Бүген шулай ук Кощак участок хастаханәсе мөдире һәм терапевты Леванова Елизаветаны да искә аласы килә. Аның тормышында да сугыш булган. 1943 елда ул бер еллык курсларны тәмамлаган һәм үз теләге белән фронтка киткән, эвакуация госпиталендә шәфкать туташы булып хезмәт иткән. Аннары мөстәкыйль санитария батальонында кече лейтенант званиесендә санинструктор булган. 1945 елның маенда Германияне капитуляцияләү турындагы документларга кул куйганда СССР ягыннан понятойлар составында булган.
1945 елның октябрендә Туган иленә әйләнеп кайткан, кичке мәктәпне тәмамлаган, аннары Казан медицина институтын. Алексеевск район үзәк хастаханәсендә, аннары Кощак участок хастаханәсендә хезмәт куйган. Без аны белемле, оста белгеч, принципиаль һәм битараф булмаган кеше буларак хәтерлибез.
Кызганыч, әлеге легендар кешеләр бүген арабызда юк инде, әмма алар сугышчан батырлыклары һәм фидакарь хезмәтләре белән безнең йөрәкләрдә һәм безнең йөрәкләрдә һәм хәтерләрдә якты эз калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа