Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Акчарлак” каникулга әзерләнә

Быел "Акчарлак" балалар сәламәтләндерү легеренда беренче смена 10 июньдә эшли башлаячак. Ә бүген анда әзерлек эшләре бик кызу алып барыла. Һәр көнне бирегә 120 кеше килә.

8 майдан ук инде район үзәгенең бөтен оешмалары диярлек лагерьны җыештыру, төзекләндерү, ямьләндерү өчен үз хезмәткәрләрен шушында җибәрә башлады. Бу эштә Ленино-Кокушкино яшьләр үзәге, Питрәч урман хуҗалыгы вәкилләре дә катнаша. Тырма, сәнәк, себерке - бар да кирәк аларга. Өлкәннәр дә, мәктәп укучылары да тырышып эшли, кәефләре күтәренке.
"Сезне монда җибәргәнгә, ачуыгыз килмиме? - дигән сорауга район үзәк хастаханәсеннән Елена Потапова җитди итеп җавап бирде:
- Юк, билгеле. Бу лагерьда безнең үз балаларыбыз ял итә. Без шуңа да биредә чиста, матур булсын өчен тырышабыз.
Мәктәп укучылары бигрәк тә дәртләнеп эшли. Чөнки шушында җәй көне ял итәчәкләрен беләләр. Кайберләре быел беренче тапкыр район лагерена киләчәк икән, икенчеләре берничә мәртәбә сәламәтлекләрен ныгытып киткән. Беренче смена ачылуын түземсезлек белән көтәләр. Мәсәлән, "Сәяхәт" бию төркеменә йөрүче Айсылу Вәлиуллина белән Энҗе Сираҗиева яраткан лагерьларына дүртенче тапкыр килергә җыена.
- Без монда күптән очрашмаган дусларыбыз белән күрешәбез, рәхәтләнеп эч серләребезне уртаклашабыз. Телефоннан бөтенесен әйтеп бетереп булмый бит, - диләр шаяртып.

Лагерь директоры Гөлнара Вавилова наратлыктагы лагерьга 125 бала ял итәргә киләчәген дә әйтеп үтте. Икенче һәм өченче сменада 100 әр бала ял итәчәк. Дүртенче смена сезонны төгәлләячәк. Анысы палата лагере дип атала икән.
Быел лагерьның юбилей елы - аңа 50 яшь тула. Бәйрәм хөрмәтенә күптөрле кызыклы чаралар планлаштырыла.
Әлегә очар кош кышкы йокысыннан уяна, канатларын ныгыта, матурлана. Ул мәктәптә ел буе укып арыган укучыларга бөтен гүзәллеген бүләк итәргә җыена. Барлык әзерлек эшләре 20 майга төгәлләнергә тиеш дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса