Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Алар барысын да бергәләп эшләргә тырыша

Додосовларның зур, тату гаиләләрен һәр питрәчле белә дип ышанып әйтергә була. Татьяна Григорьевна һәм Виктор Иванович менә инде 48 ел кулга-кул тотынышып тормыш юлыннан атлыйлар, туган районнарында гомер итәләр. Пенсиягә чыкканчы монда, Питрәчтә, эшлиләр. Быел Додосовларны безнең илдә гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне (ул һәр елны 8 июльдә билгеләп үтелә) уңаеннан билгеләнгән “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале белән бүләкләү өчен сайлаганнар.

Шулай да аларның өйләре кешесез, буш торганы юк. Алар янына балалары, оныклары кунакка еш килә. Алар  традицион гаилә бәйрәмнәрендә –  туган көннәрдә, яңа ел яки Раштуа бәйрәмнәрендә әти-әниләре йортына җыелалар. Бу әниләренең кәбестә пирогларыннан сыйлану, яңалыклар белән уртаклашу өчен генә түгел, ә  бер өстәл артына утырып, гаилә тарихы турында, әти-әниләренең ничек танышулары турында сөйләгәннәрен дә тыңларга яраталар.

– Мин бу көннәрне бүгенгедәй  яхшы хәтерлим, – диде Татьяна Григорьевна. Виктор ул вакытта   сельхозтехникада шофер булып эшли иде. Ә мин Бутыркада, Осипов колхозында экономист булып эшли идем. Һәм безнең  шундый ук яшь бухгалтер Лена бар иде. Ул Виктор белән алданрак танышты, чөнки ул эш буенча район үзәгенә еш бара иде, бер-берсен ошаткан шикелле дә иде алар. Бервакыт алар  тагын бер егет белән  безгә Бутыркага килделәр. Берничә көн мин аның дусты белән очраштым, әмма ул бер көн: “Витька, Танька сиңа битараф түгел!” диде. Виктор шуны гына көтеп йөргән диярсең.

Алар озак очрашып йөрмиләр – бары ике атна гына, аннан соң Виктор Татьянага тәкъдим ясый. Һәм алар моңа бер дә үкенмиләр. Үзләре әйтүенчә, алар арасында көнләшү бөтенләй булмаган. Бер-берсе белән аңлашып, бер-берсенә терәк булып яшиләр.

Ата-ананың горурлыгы – өч баласы. Алар барысы да белем алган, хөрмәткә лаек кешеләр булганнар, гаилә корганнар. Әмма горурлык өчен тагын да үзенчәлекле сәбәп бар. Додосовларның ике уллары да чит кешеләр язмышында бик мөһим роль уйныйлар. 2016 елда Питрәчтә Сергей үзенең танышы белән буадагы боз астыннан бер малайны тартып чыгаралар. Ә бер елдан соң, 2017 елда Мишәдә аздан гына фаҗига булмый кала – елгага дүрт яшьлек сабый кыз бала егылып төшә. Бәхеткә, ул вакытта Владимир балык тоткан була, ул бала артыннан суга сикерә һәм аны коткара.

Додосовлар һөнәри өлкәдә дә күп эш башкара. Татьяна Григорьевна сәламәтлеге какшаганчы, гомере буе сельхозтехникада баш бухгалтер булып эшли.

Виктор Иванович әлеге оешмада озак вакыт машина йөртүче, аннары инженер булып эшли, шуннан соң райгазга күчә, анда күпмедер вакыт мастер булып хезмәт куя, ә аннары бу оешманы җитәкли һәм бу вазыйфаны ике дистә ел үти, район авылларын газлаштыралар. Хәзер алар икесе дә лаеклы ялда. Татьяна һәрвакыт булдыклы, актив һәм дәртле була. Ул бүген дә шундый булып кала. Күп вакытын йорт яны участогында үткәрә, ул анда төрле яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр үстерә. Аның теплицасында беренче кыярлар инде март азагында – апрель башында ук өлгерә. Җиләк, гөмбә җыярга, балык тотарга ярата. Һәм әлеге мавыгуларның һәркайсында аны ире хуплый. Зур гаиләнең барлык әгъзалары сүзләренчә, алар һәр эшне бергә башкарырга тырышалар. Додосовлар яшь вакытта, эш аркасында, балаларына еш кына вакыт җитмәгәне турында искә төшерәләр, әмма хәзер аларның иң зур шатлыклары – оныклары һәм оныкчыклары.

– Әти-әниебез – безнең ышанычлы терәгебез, ярдәмчебез.  Алар күп эшләсәләр дә, балаларыбыз өчен вакыт, игътибар җитмәде, дип әйтсәләр дә, без һәрвакыт аларның  яратуын, игътибарларын тоеп яшәдек, – диде Додосовларның кызлары Наталья. – Без һәрвакыт аларга тиң булырга тырыштык, һәм бүген алар безгә күп нәрсәдә үрнәк булып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч җире кешеләре