Алар кебек кешеләр күбрәк булсын иде
Редакциягә Ленино-Кокушкино авылында яшәүчеләрдән хат килде, алар ике авылдашлары – Газилә Зәйнуллина һәм Елизавета Гәрәева турында язганнар. Алар икесе дә бу айда туган көннәрен билгеләп үтәләр, һәм күршеләре, туганнары, танышлары алар турында бары тик яхшы фикердә генә.
“Шушы көннәрдә Газилә Галимулла кызы Зәйнуллинага 80 яшь тулды. Ул Ленино-Кокушкино авылында туып-үскән. Озак еллар совхозда эшләгәгн. Газилә апа үз гомерендә бик күпне күргән. Сугыштан соңгы авыр еллар дисеңме, яңа тормыш корган еллар дисеңме... Ачлыгын да, салкынын да кичергән ул. Газилә апа әнисенең үзен ничек итеп танышларының балаларын карарга җибәрүе турында да сөйләгәне булды. Ул моны еш искә ала иде. Шунысы аңлашыла - аның тормышы җиңел булмаган, аңа бер кисәк ипине дә эшләп алырга туры килгән.
Өйдә дә бик күп эшләргә туры килә. Язмыш аны иркәләми, кияүгә чыгуы да уңышсыз була, балалары да булмый. Аның каравы, күршеләренә ул һәрвакыт ярдәм итәргә генә торды. Кемгәдер сыерны саварга, ә кемгәдер – балаларны карарга ярдәм итте. Ярдәмчел, ачык, игелекле кеше була ул. Моны аны белгән һәркем раслый ала. Һәм без барыбыз да аның мөмкин кадәр озаграк яшәвен, безне сөендереп торуын теләр идек. Шуңа күрә без Газилә апага сәламәтлек, туган-тумачаларын, якыннарын сөендереп яшәвен телибез. Без барыбыз да аны бик яратабыз.
Ленино-Кокушкино авылында яшәүче тагын бер кеше Елизавета Гәрәева 68 ел элек Арча районында туа. Шушы көннәрдә ул да үзенең туган көнен билгеләп үтә. Лиза күп балалы гаиләдә туа һәм үсә. Бу сугыштан соңгы еллар була, исән калу өчен һәркем - кечесе дә, олысы да эшләргә мәҗбүр була. Әмма бу гаилә тату, эш сөючән була, шуңа күрә алар беркайчан да ач тормыйлар. Күршеләренә, авылдашларына һәрвакыт ярдәм итәләр.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Елизавета Яңасала авылында клуб мөдире булып эшли. Ул бик иртә кияүгә чыга, шул ук вакытта безнең районга күчеп килә, тиздән аның кызы туа. Ә аннары аларның өенә кайгы килә – гаилә башлыгы вафат була. Лиза кечкенә кызы белән берүзе кала, әмма кулларын төшерми – Питрәч кошчылык фабрикасына эшкә урнаша. Гел бөтен көчен биреп эшли, аның портреты озак вакытлар Мактау тактасында эленеп тора, коллективта Елизаветаны яраталар, хөрмәт итәләр. Ул һәрвакыт бик җаваплы булды, бөтен гомерен үзенә йөкләгән эшкә бирде, барысын да үз йөрәге аша уздырды. Чит кеше кайгысын, шатлыгын, борчуын Лиза бүген дә үзенеке кебек кабул итә, ул бик игелекле, эчкерсез, ярдәмчел.
Соңрак ул кабат кияүгә чыга, малай таба. Кошчылык фабрикасында пенсиягә кадәр эшли, лаеклы ялга чыга. Ә хәзер оныклары, оныкчыклары өчен сөенеп яши.
Елизавета Гәрәева кебек яхшы, ярдәмчел кешеләр күбрәк булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia