Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Алар күпләр өчен үрнәк

Сезгә авылыбызның үрнәк гаиләсе Мөкатдисә һәм Әюп Хәйриевлар турында язып үтәсем килә.

Сентябрь азагында авылдашыбыз, дустыбыз, күршебез Хәйриева Мөкатдисә Фазыл кызының, октябрь уртасында аның тормыш иптәше Әюп Зиннур улының туган көннәре булып узды. Алар икесе дә пар килгәннәр:  балалар, оныклар үстерәләр, һәр туган көнгә шатланып гомер итәләр.
Мөкатдисә әле дә Казан шәһәренә барып эшләп йөри. Аларның өй түрләре һәрчак ялт итеп тора, чәчәкләргә күмелгән, әле дә үзләренең тырышлыклары белән бакча утыртып, хайван асрап көн итәләр. Төп йортны, нигезне ташламыйча, иске өйне сүтеп, яңа өй салып чыктылар, авылдан аерылмадылар, авылны яраттылар.
Әюпнең ата-аналары да шушы авылныкы, бик тату яшәделәр, күп бала үстерделәр, бик тырыш иделәр. Төп нигездә Әюпнең энесе Надир матур тормыш корып яши.
Мөкатдисәнең бабаларына, әти-әниләренә килгәндә, бар да тырыш, кешегә булышып яшәделәр. Ул чорда бөтен кешенең мунчасы юк иде, аларның яккан мунчаларында ярты авыл юынды. Ә әбисе Рәхимә белән әнисе Сания, килен белән каенана буларак, бик тату яшәделәр.
 Мондый  үрнәк тирә-юньдәге авылларда да бик сирәк очрый торган хәл. Хәзерге яшьләргә дә үрнәк булсын иде. Аларның сабыр, бер-берсенә юл куя белүләре балаларына да зур үрнәк булып тора. Сания апаның бөтен кызлары да ирләрен санлап яшәүләре, алма кебек балалар үстерүләре, тырыш булулары белән башкалардан аерылып тора. Сания апа Фазыл абый белән бик тату яшәделәр, гомер буе колхоз, совхозда эшләп көн күрделәр.
Әюп һәм Мөкатдисә! Без сезне бик яратабыз, киләчәктә озын гомер, тигезлек белән яшәвегезне телибез, һәрчакта да күршеләрегезне, туганнарыгызны, авылдашларыгызны шатландырып яшәгез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса