Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар язмышларыннан канәгать, чөнки алар бәхетле

Безнең район элек-электән тырыш халкы белән дан тоткан. Район, республика җитәкчелеге авыл хезмәтчәннәренең тырыш хезмәтләрен югары бәяли, аларга хөкүмәт бүләкләре тапышра. Эшеңне бөтен күңелеңне биреп, яратып башкарганда, аның нәтиҗәсе дә яхшы була.

Татар Тау Иленнән Гыймадиевлар гаиләсе дә шундый фикердә, алар гомер буе туган җирләрендә хезмәт куйганнар. Алар икесе дә монда туып-үскәннәр. Хәзер алар лаеклы ялда, шуңа да карамастан, актив тормыш рәвеше алып баралар.

Габделхак Газиз улының әти-әнисе гади колхозчылар булган. Гаиләләре зур була, ул иң кечкенә бала була. Габделхак балачакта киномеханик булырга хыяллана. Аның абыйсы Хөснулла киномеханик булып эшләгән, ул аны бу эшкә җәлеп иткән дә инде.

- Ул вакытларда клубның тамашачылар залы һәрвакыт тулы була иде, авыл кешесе фильмнар карарга ярата иде, бигрәк тә сугыш турындагы киноларны. Сүз уңаеннан, мин хәзер дә кино карарга яратам, мәсәлән Совет халкының батырларча фашист илбасарларына каршы көрәшкәнен һәм илебезне гитлерчылардан азат итүе турындагыларны кызыксынып карыйм.

Киномеханик булып эшләгән чорда булачак хатыным Галия белән таныштым, аның белән 1975 елда өйләнештек.

Киномеханик булып мин озак эшләмәдем, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, күп кенә авыл кешеләре кебек үк, мин дә техникага тартылдым, шул чагында механизатор булырга карар иттем дә инде. Өстәвенә, миңа остазым белән уңыш елмайды, ул мине эшнең барлык нечкәлекләренә төшендерде. Минем үземә дә кырда эшләү, уңыш үстерү, туфрак әзерләү, кырлардан печән, салам ташу ошады.

Габделхак абый пенсиягә чыккач та берничә ел дәвамында эшләвен дәвам итә. Ул техниканы бик яхшы белә, аны тракторлар, автомашиналар ремонтларга еш чакыралар. Аның үз куллары белән трактор җыйганы да булган. Ул үз өендәге күп нәрсәне үзе эшләгән.

- Безнең Габделхак абый, чыннан да, алтын куллы кеше, ул беркайчан да ярдәм итүдән баш тартмый, - диләр аның турында авылдашлары.

Галия Гыйльметдин кызы да күп балалы гаиләдә туып-үскән, алар барлыгы алты бала булганнар. Һәм барысы да колхозда эшләгән әти-әниләре юлыннан киткән. 1967 елда абыйлары механизатор, шофер булып эшләгәннәр, ә Галия фермага эшкә урнашкан.

- Миңа авыр хезмәт - сыер савучы һөнәрен үзләштерергә безнең зоотехник Илья Дмитриев, тәҗрибәле сыер савучылар Нәзирә Хәсәнова, Мәгъшия Гайфуллина булышты, алар миңа ферма эшенең барлык нечкәлекләрен өйрәттеләр.

Ул чагында, нигездә, барысын да кулдан эшләдек, сыер да саудык, аларны ашаттык, чистарттык. Башта мин унбиш, аннары егерме биш сыер турында кайгырттым.

Без тиз эшләргә тырыштык, еш кына электр энергиясе өзелгәне дә булды, караңгыда кулдан сыер саву кыен иде. Шулай да, без үз бурычыбызны һәрвакыт үтәдек.

Галия Гыйльметдиновна тагын шунысы белән дә горурлана - аның укучылары да шулай ук алдынгы сыер савучы булганнар, аларның берсе Нәзирә Әхмәтҗановага күптән түгел "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" исеме бирелде.

Үз хезмәте өчен Галия Гыймадиева күп кенә мактаулы бүләкләргә лаек булган, 1983 елда СССР Югары Советы Президиумы Указы белән өченче дәрәҗәдәге Хезмәт Даны Ордены, "XI бишьеллык ударнигы", "Хезмәт ветераны" медальләре һәм башкалар белән бүләкләнгән.

Егерме тапкырдан артык "Иң яхшы сыер савучы" район конкурсында катнашкан. Татар Тау Илендә район Советы һәм авыл җирлеге советы депутаты да булган.

- Мин хәзер дә эшсез утырмыйм, җәен бакчада, кышын да йорт хуҗалыгында эш җитәрлек. Укырга, телевизор карарга яратам. Әгәр тормышымны яңадан башлаган булсам, мин барыбер үз язмышымны сайлаган булыр идем, чөнки мин бәхетле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса