Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Алар үз эшләрен бөтен күңелләрен биреп башкарган

Без яшәргә, дошманга каршы көрәшергә һәм сугыш чорында хезмәт итәргә туры килгән кешеләр турында очерклар белән уртаклашуны дәвам итәбез. Язмаларны безгә туганнары һәм якыннары юллый.

Горюновлар, Львовлар, Ананьевлар, Кузьминнар гаиләләре язмаларын үз геройларына - Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан Сергей Никитич Кузьминга һәм тыл хезмәтчәне, I дәрәҗә «Ана медале» иясе Прасковья Васильевна Кузьминага багышлаган.
 (Әлеге язманың  беренче өлеше  район газетасының 26 февраль санында басылды)
Фронттан кайткач, 1945 елның 1 ноябрендә Сергей Никитич Иске Шигали җидееллык мәктәбенә военрук итеп, ә бер айдан география укытучысы һәм уку-укыту бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Бу мәктәптә әти-әниебез очраша. Әни, Прасковья Васильевна, инде бер ел башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән була. 1945 елда ул Казан педагогика училищесына  читтән торып укырга керә. 1946 елның августында Сергей Никитич Черемышево тулы булмаган урта мәктәбе директоры вазыйфасына тәкъдим ителә, анда 1953 елның августына кадәр эшли. Әнине дә бу мәктәпкә күчерәләр.
«Бу мәктәп үзенчәлекле иде, чөнки анда җитди тайпылышлары булган балалар белем алды. Алар - коточкыч янгыннар, бомба шартлауларын һәм әти-әниләренең үлемен күргән сугыш чоры балалары.
Педагоглар коллективы вакытларын кызганмыйча, көндез дә, кичләрен дә балаларның тыныч тормышка һәм бер-берсенә яраклашуын кайгыртты. Бер елдан соң боз кузгалды дияргә була. Мәктәптә бәхәсләр, сугышулар һәм тупаслык турында оныта башладылар. Тагын бер елдан соң авыл балалары белән үзара мөнәсәбәтләр җайга салынды,  мәктәп укучылары һәм авыл балалары бердәм коллективка әверелде. Мәктәп турында  уңай  яктан гына сөйли башладылар.
Уку йортына тикшерүләр белән төрле оешмалардан комиссияләр килде һәм мине башка эшкә күчерү турында конкрет сорау куелды. Черемышеводан киткәч,  мин бу мәктәпнең педагогик коллективы хезмәтчәннәрен олы ихтирам белән искә алдым, алар үз эшләренә чын күңелдән бирелгән, балаларны яратулары, аларның киләчәк язмышына, укуларына һәм эшләренә  ышанулары белән үзләрендә соклану уяталар.
1953 елның август аенда мине Иске Шигали җидееллык мәктәбе директоры итеп билгеләделәр. Прасковья Васильевна да башлангыч сыйныф укытучысы итеп күчерелде. Мәктәп бөтен яктан да ташландык хәлдә иде: тәртип һәм дисциплина юк, бина, кичекмәстән, капиталь ремонт таләп итә, парталар, өстәлләр, эскәмияләр ватылган. Мәктәптә берничә географик һәм тарихи картадан башка кабул итәрлек бернәрсә дә юк иде.
Алда бик зур эш көтә. Авыл советы  рәисе эшкә алына, шулай ук   колхоз рәисе дә  эшкә кушыла. Ремонт үткәрү өчен кешеләр бүлеп бирелде, финанслау мәсьәләсе җайга салынды.
Эчке яктан ныклап төзекләндерү эшләре башкарылды, укыту-матди базасы тулылана башлады, яңа кадрлар килде. Икенче смена мәсьәләсен төптән хәл итәргә кирәк иде. Кышкы вакытта икенче сменаның нормаль дәресләре юк иде. Электр утын үткәрү турында ныклы карар кабул ителде. Авылга электр үткәрелгәнче үк күчмә электростанция сатып алганнар. Электр үткәргечне физика укытучылары һәм югары  сыйныф укучылары үткәрде», - дип язган үз көндәлегендә Сергей Никитич.
Дәвамы бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: безнең гаиләдә герой бар Бөек Җиңүнең 75 еллыгы