Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аларга олы хөрмәт күрсәтелде

8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Казанда "Ел хатын-кызы" республика бәйгесендә җиңүчеләрне хөрмәтләделәр. Традиция буенча, гүзәл затларыбызны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрик итте.

Әлеге тантаналы кабул итүдә республикабызның һәрбер районыннан, шул исәптән Питрәч районыннан да вәкилләр катнашты. Безнең районнан әлеге зур чарага "Ел хатын-кызы" бәйгесенең Кукмарада үткән зона бәйгесендә җиңү яулаган 3 хатын-кыз барды. Болар: Анжелика Горностаева, Рушана Шеваловская һәм Гөлфия Фәйзрахманова.
Аларның һәрберсе үзен иҗади, күпкырлы хатын-кыз, кайгыртучан, назлы әни һәм чибәр хатын-кыз буларак күрсәтте.
Мәсәлән, "Хатын-кыз - ана" номинациясендә җиңү яулаган Рушана Шеваловская ире белән бергә тәрбияга алган 6 бала үстерә. Балалар бу гаиләдә тәрбия генә алып калмый, ата-ана назы, яратуы, кайгыртуы тоеп үсә. Педагоглар әйтүенчә, ул балаларны тәрбиялү һәм укытуның дөрес юлларын эзләп тапкан. Рушана балалар белән өйдә шөгыльләнү белән генә чикләнеп калмый, аларның мәктәп тормышы белән дә кызыксынып тора. Шуның өчен дә Питрәч 1 нче урта мәктәбе директоры аны Рәхмәт хаты белән дә бүләкли.
"Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият" номинациясендә җиңү яулаган Анжелика Горностаева балалар сәнгать мәктәбендә балаларга өстәмә белем бирә. Әле яшь булуына карамастан, Анжеликаның ирешкән уңышларын санап бетерерлек түгел: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы, Ульяновск өлкәсе мәдәният һәм сәнгать белем бирү йортлары методик бүлекләре грамотасы, "Виктория" балалар иҗатын хуплау фонды Рәхмәт хаты, "Ульяновск өлкәсе милли мәдәният үзәге" дәүләт мәдәният учреждениеләре бүлеге Рәхмәт хаты, "Кечкенә йолдызчыклар" Бөтенроссия һәм Халыкара бәйгесен оештыру комитеты Рәхмәт хаты.
Бу көнне "Корстон" мәдәни-күңел ачу комплексының актлар залы сәхнәсендә искиткеч чыгыш ясаучы Зөлфәт Габдулин һәм "Восторг" триосы да аның укучылары.
Очрашуның өченче катнашучысы - "Ак Барс-Питрәч" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең машина белән саву операторы Гөлфия Фәйзрахманова. Ул терлекчелек өлкәсендә 28 ел эшли инде. Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча аңа "2012 елның иң яхшы сыер савучысы" исеме бирелде. Уңган сыер савучы һәр сыердан 5600 килограмм сөт савып ала. Еллык эш нәтиҗәсе - 280 тонна сөт. Шуның өстенә Гөлфия улы белән кызына бер дигән әни, тормыш иптәшенә - сөекле хатын, йортында алыштыргысыз уңган хуҗабикә.
Питрәч делегациясен халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза Фәйзуллина җитәкләде. Ул: "Очрашу бик җылы мөгамәләдә узды", - диде. Гүзәл ханымнарны язның беренче бәйрәме белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм "Казан Кремле" Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы дәүләт бюджет учреждениесе директоры Зилә Вәлиева котлады. Алар хатын-кызларыбызга бәхет, сәламәтлек, гаиләләрендә иминлек теләде. Без бик күп талантлы, матур хатын-кызларыбызны күрдек. Аларның һәрберсе тормышта үз юлын табып уңышка ирешкән. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Без биредә үзебезнең яшь артистларыбыз Зөлфәт Габдулин һәм "Восторг" төркеменең чыгышларын карый алдык.
Бәйрәм ахырында катнашучыларны сертификатлар белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса