Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлбәден авылында яшәүче фронттан кайткан өчпочмаклы хатны кадерләп саклый

1942 елда почтальон китерә алган иң кыйммәтле әйбер булган ул өчпочмаклы солдат хаты.

Кәгазь бите гадәттәгечә өчпочмаклап бөкләнгән, анда якыннарының адресы язылган һәм “Проверено цензурой” дигән кара штамп куелган. Вакытлар узу белән саргайган, кәгазь кырыйлары тузган һәм язуы беткән, дистәләгән тапкыр укылган бу хат - Кызыл Армиянең унтугыз яшьлек сугышчысы Михаил Козловтан соңгы хәбәр.

Солдат бу хатны 1942 елның 29 августында якыннарына язган, ә инде 26 ноябрьдә аның батырлык күрсәтеп хәбәрсез югалуы турында хәбәр килгән.

Михаил Козлов кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш, Бөек Ватан сугышы барышын һәм тарихны үзгәрткән - Сталинград сугышында катнашкан. Аның турында сөйләгәндә, Александр Григорьевич кулындагы саргаеп беткән кәгазьне бик саклык белән генә ача: андагы язулар инде агарып беткән диярлек, ләкин ул анда язылганнарны яттан белә. Солдат анда үзенең исән һәм сәламәт булуын җиткерә, туганнары һәм авылдашлары тормышы белән кызыксына, колхозчыларның быел күпме хезмәт көне эшләвен, уңыш ничек булуын сораша, тагын кемнәрне фронтка алып китүләре турында белешә һәм барысына да сәлам әйтә.

Сугышка кадәр Михаил туган авылы Әлбәден мәктәбендә укытучы булып эшли, фронтка үз теләге белән китә. Бүген аның исеме һәм фамилиясе Мамаев курганындагы Хәрби Дан залында бар. Шулай ук аның турында Хәтер китабында да язылган. Анда, Михаил Козлов 1943 елда Калмыкиядә әсирлектә үлгән, дип әйтелә. Александр Григорьевич сүзләренчә, бу үлем вакыты һәм шартлары турындагы каршылыклы мәгълүмат бүген дә аңа тынычлык бирми.

Безнең редакция Татарстан Республикасының "Хәрби Дан клубы" ассоциациясе рәисе, танылган эзләүче Михаил Черепановка мөрәҗәгать итте. Аннан мәгълүмат алдык: Козлов Михаил Платонович 1943 елның 8 апрелендә Славута шәһәрендә хәрби әсирләр өчен лагерьда һәлак була. Бәлки, ул әсирлеккә Калмыкиядә эләгеп, ә аннары Славута шәһәренә хәрби әсирләр өчен лагерьга җибәрелгәндер. Александр Григорьевичның Бөек Ватан сугышы чорындагы бу реликвияләрне тапшырып калдырырлык кешеләре бар. Аның алты оныгы үсә.

– Элек балаларга мәктәп елларыннан ук Ватанга мәхәббәт тәрбияләделәр, үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә зур игътибар бирелде. Кызганыч, хәзерге яшьләр бераз башкача тәрбияләнгән, – диде Александр Козлов. – Әмма хәзер яхшы якка үзгәрешләр бар, элекке яхшы тәҗрибә, яңалык булып кире кайта, – дип саный ул.

Бабай оныкларына еш кына үзенең туган абыйсы һәм әтисенең батырлыгы турында сөйли, ул да сугышны үткән, яраланган, контузияләнгән, өенә исән-сау әйләнеп кайткан. Ләкин бу инде башка тарих, бәлки, мондый тарих, реликвияләр сезнең гаиләгездә дә сакланадыр. Кадерле укучыларыбыз, сезнең дә бу истәлекләр белән уртаклашуыгызны сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса