Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлбәден авылыннан Казаковлар гаиләләре белән бер фермада эшлиләр

Бу хуҗалыкта терлекче-бозау караучылар Рамил Галәветдинов, Руслан Гатин, савым корпусы терлекчесе Анатолий Казаков һәм аның хатыны – районның алдынгы сыер савучыларының берсе Ирина Казакова хезмәт куя.

Ул фермер хуҗалыгы оешуның беренче көнендә диярлек килгән. Башта теплицада эшли, шулай ук утыз кәҗә карый. Савым сыерларын алып кайткач, машина белән саву операторы булып күчә. Сыер савучының хезмәте балачактан ук таныш була аңа, чөнки биш яшьтән ул 39 ел сыер савучы булып эшләгән әнисе Анастасия Петровнага ярдәм итәргә фермага бара торган булган. Ә хәзер, күп еллардан соң, Ирина белән аның кече улы – биш яшьлек Саша эшкә йөри. Тормыш иптәше Анатолий да монда терлекче булып эшли.

Саша әтисенә дә, миңа да ярдәм итә. Ул җәй буе безнең белән фермада булды, саву аппаратларын юды, - дип сөйли Ирина. - Мин әти үлгәннән соң туган авылым Әлбәденгә әниемне карарга кайттым. Фермага урнаштым, монда озак тормам, дип уйладым. Тик вакыт узу белән ияләндем, хезмәт хакы да лаеклы иде. Бер елдан соң ирем кайтты, ул да фермага килде. Моңа кадәр без Казанда яшәдек. Кирәк булганда, Анатолий мине алыштыра, сыерларны сава. Беренче вакытта 33 савым сыеры бар иде, хәзер инде 73. Җәен алып кайткан Чехия сыерлары әкренләп ияләшәләр, бездә алар 22. Дөрес, алар бераз куркаграклар. Минем эш көнем иртәнге 4тә башлана, ә 6.30 сәгатьтә мин өйдә. Улларымны мәктәпкә дә, балалар бакчасына да озатырга өлгерәм. Безнең җитәкчелек яхшы, үтенечләребезгә каршы килмиләр, һәм хезмәт хакын ел саен күтәрәләр. Шуңа күрә бик рәхәтләнеп эшлибез, - дип билгеләп үтә сыер савучы.

Бу бүлектә көн саен 1200 тоннадан артык сөт тапшырыла, һәр сыердан көнлек савым 14 килограмм тәшкил итә. Җәй буе сыерлар Мишә буенда болында йөрде, анда сусыл үлән ашадылар, ә көз башыннан кышкы абзарга күчтеләр.

Безнең хуҗалыкта 180гә якын мөгезле эре терлек бар, шуларның 73е савым сыерлары, бүгенгә 68е савыла. Монда шулай ук 22 тана һәм 66 төрле яшьтәге бозау бар. Тагын алты ат тотабыз, - ди идарәче Евгений Семенов. – Кышлату өчен азык җитәрлек - 1200 тонна сенаж, 350 тонна силос, 135 тонна печән һәм 60 тонна салам әзерләдек. МТЗ-82 тракторларында азык әзерләү вакытында механизаторлар Миңнулла Дәүләтшин һәм Рафаэль Гыйматдинов зур тырышлык куйдылар. Фермаларны даими ремонтлыйбыз, абзарларны, кардаларны яңартып торабыз, – дип уртаклашты ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса