Әлбәден авылының иң өлкән кешесе Михаил Мураткинга быел 97 яшь тула
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан аңа истәлекле юбилей медале тапшырылды
2003 ел. Михаил Мураткин. / Фото гаилә архивыннан
Әлбәден авылының иң өлкән кешесе Михаил Мураткинга быел 97 яшь тула. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан аңа истәлекле юбилей медале тапшырылды. Укучыларыбыз игътибарына Александр Козловның ветеран тормышы турындагы очеркын тәкъдим итәбез.
Михаил Васильевич 1928 елның 28 ноябрендә туган. Аның әти-әнисе – 1901 елгы Василий Иванович һәм 1904 елгы Евдокия Ивановна – авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгәннәр, зур булмаган умарталык тотканнар. Гаилә күп балалы була: өч малай һәм ике кыз. Михаил олы бала була, энеләре һәм сеңелләре турында кайгырту аның өстендә була. 1932 елда аның әти-әнисе “Үрнәк” колхозына керә. Бу – атларны, мөгезле эре терлекне, инвентарьны күмәк хуҗалыкка тапшырырга кирәк, дигән сүз. Әгәр ирекле рәвештә бирмәсәләр, раскулачить итәргә мөмкиннәр.
М.В. Мураткин истәлекләреннән:
– Мин әле кечкенә булсам да, атыбызны күз яшьләре белән колхозга озатканыбызны хәтерлим.
1936 елдан 1940 елга кадәр Михаил Әлбәден башлангыч мәктәбендә укый. Алга таба укуны дәвам итү мөмкин булмый, әтиәниләренә хуҗалыкта ярдәм итәргә кирәк була.
М.В.Мураткин истәлекләреннән:
– Бөек Ватан сугышы вакытында авыл халкы бер зур гаилә булып оешты. Берберебезгә авыр вакытларда ярдәм итәргә тырыштык. Барысы да үзләренең туганнарыннан һәм якыннарыннан фронттан килгән хатларны, хәбәрләрне көтеп алалар иде. Почтальонны күргәч, аның кайсы йортка һәм нинди хәбәр белән килүен борчылып көттеләр. Фронттан хат килсә, бу шатлыкны туганнары, күршеләре белән уртаклаштылар. Кара кәгазь килсә, бу бөтен авыл өчен уртак кайгы иде. Әгәр хәбәрсез югалу турында хәбәр килә икән – бу күңелгә өмет бирә иде.
Аның әтисе Мураткин Василий Иванович 1942 елның гыйнвар башында Әлбәден авылының күп кенә ир-атлары белән фронтка китә. 1942 елның июнендә Мәскәү янындагы сугышларның берсендә ул батырларча һәлак була. Василий Ивановичтан гаиләсе, авыл тормышы белән кызыксынган бердәнбер хат килә. Хат ахырында, иртәгә авыр көн булачак, сугышка керәбез, дигән язу да була. Берникадәр вакыттан соң кара кәгазь килә. Аны югалтуны гаилә бик авыр кичерә, Евдокия Ивановна биш баласы белән ялгызы кала.
Сугыш беткәч, авылда тормыш әкренләп җайлаша башлый. 1948 елның гыйнварында Михаил Васильевич авылдашы Мария Глуховага өйләнә һәм алар туй ясыйлар. Шул ук елда аларның уллары Василий туа.
1948 елдан 1951 елга кадәр Михаил Васильевич Германияда (ул вакытта ГДР) Совет Армиясе сафларында хәрби хезмәт үтә.
М.В.Мураткин истәлекләреннән:
– 1950 елның яз башында хәрбиләрне сайлап алу булды. Безгә яңа форма бирделәр, стройга әзерлек башланды. Бөек Җиңүнең 5 еллыгы уңаеннан парад үткәрү күздә тотыла иде. Ләкин нәрсәдер барып чыкмады һәм парадны гамәлдән чыгардылар. Аның каравы, яңа форма бездә калды, мин аны киеп ялга кайттым.
1952 елда демобилизациядән соң Михаил Васильевич Мишә елгасы аръягындагы күрше Норма авылына тегермән мөдире булып эшкә урнаша. Шул ук елда гаиләдә икенче уллары – Александр туа, 1953 елда озак көтелгән кызлары – Анна туа. Яңа йорт салу турында уйлыйлар. Бакча ясыйлар, алмагачлар һәм куаклар утырталар, кечерәк кенә умарталык оештыралар.
1957 елда учёт-кредит курсларын тәмамлагач, Михаил Васильевич туган авылында сатучы булып урнаша, ә 1958 елда Селәнгеш сөт заводына мастер булып күчә. 1959 елдан 1972 елга кадәр яңадан туган авылында сатучы булып эшли. Иске зур булмаган агач кибет урынына кирпечтән иркен яңа кибет салалар, аны ачу авыл өчен зур вакыйга була. Беренчел кирәк-ярак товарларын күпләп алып кайту мөмкинлеге туа.
Без, балалар, кибеткә әйбер сатып алырга килгәндә, Миша абый безгә таяклы әтәч бирә иде. Ул безне шулай сөендерде, биш тиен генә торса да, аны сатып алырга һәркем дә батырчылык итми иде.
1972 елда Михаил Васильевичны Күн авыл советы рәисе итеп сайлыйлар. Шул ук вакытта ул авылда беренчеләрдән булып диярлек “Запорожец” автомобиле сатып ала. 1977 елда, вәкаләтләр срогы тәмамлангач, ул яңадан кибеткә кайта һәм 1988 елга кадәр – пенсиягә чыкканчы эшли.
Михаил һәм Мария Мураткиннар 64 ел бәхетле гомер кичергәннәр. Аның хатыны 2012 елда вафат була. Хәзерге вакытта Михаил Васильевичны кызы Анна һәм кияве – Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшин карый. Анна белән Газинурның балалары әти-әниләре белән янәшә күптән түгел генә үз йортларын салдылар. Казанда яшәүче олы улы Василий да әтисенә еш кунакка кайта. Мәскәүдән әтисе янына улы Александр да кайта. Авыл халкы аңа часовня төзүдә һәм зиратның яңа коймасын коруда иганәчелек ярдәме өчен рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа