Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Әлбәден» фестивалендә барлык яштәгеләр өчен интерактив чаралар оештырылды

Алар 9дан 17 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Әлбәден авылында V Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале старт алды. Питрәч районы халкы һәм кунаклары ике көнгә хәрби атмосферага чумачак. 

Иртәнге 9дан ук төрле яшьтәге кешеләр өчен интерактив мәйданчыклар эшли башлады. Бу көннәрдә теләгән һәркем Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби белгечлекләр белән таныша алачак. Чакыру пунктында алар кыска хәрби әзерлек тә үтә ала. 

Фестивальдә Бөек Ватан сугышы чорындагы агач самолетлар һәм кораллар тәкъдим ителде. Шулай ук маскировка челтәрләре үрү пункты оештырылды. 

Быел гастрономия зонасында беренче тапкыр Бөек Ватан сугышында солдатлар арасында популяр булган ризыклар әзерләгәннәр.

Фотога төшәргә яратучылар өчен Бөек Ватан сугышына багышланган фотозона оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса