«Әлбәден» тарихи реконструкция фестивале быел рекордлар куйды
Өч зур реконструкция тәкъдим ителде
Ике көн эчендә аны 18 мең тамашачы караган, оештыруда 300дән артык волонтер ярдәм иткән. Быел фестиваль рекордлар куйды: 390 реконструктор, 24 берәмлек хәрби техника һәм өч масштаблы реконструкция – “Я – крепость! Веду бой”, “Вторжение” һәм “У стен Кенигсберга”.
2025 елда фестиваль өч мөһим датага багышланды:
– Бөек Җиңүнең 80 еллыгына;
– Ватанны саклаучылар елына;
– Советлар Союзы Герое – Брест крепостенең соңгы сакчысы Петр Гавриловның тууына 125 ел тулуга.
Тантаналы ачылышта РФ Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.
Район башлыгы Рәис Сөләйманов билгеләп үткәнчә, район проекты буларак барлыкка килгән “Әлбәден” күптән инде Татарстан кысаларыннан чыгып, Бөтенроссия дәрәҗәсендәге фестивальгә әверелде, аның ярдәмендә балалар һәм яшьләр Бөек Ватан сугышы вакыйгалары һәм Кызыл армия сугышчыларының батырлыгы турында яхшырак белә. Район башлыгы Брест крепостен саклаучыларның батырлыгы белән махсус операция хәрбиләре арасында параллель үткәрде:
– Үткән заман геройларының үрнәге бүгенге Ватанны саклаучыларны рухландыра. СВО зонасында безнең сугышчылар җиңүчеләр буыны эшен дәвам итәләр, илнең иминлеген тәэмин итәләр.
Иң дулкынландыргыч мизгел — кызыл армияче Гариф Илмәтовның медальонын оныгына тапшыру булды. Сугышчы 1942 елда хәбәрсез югалган, ә аның тәне калдыкларын Смоленск өлкәсенең Сычев районында булган сугыш урыннарында быел гына тапканнар. Хәзер реликвия гаиләсенә кайткан.
Брест крепосте батырлыгын реконструкцияләү чын сугыш тойгысы тудырды.
– Безнең эш хәзер аеруча актуаль, – ди фестивальнең баш режиссеры Владислав Хабаров. – Без бүген фашизм калдыкларына каршы көрәш алып барабыз. Хәзер безнең реконструктор егетләрнең күбесе күрсәтмә сугыш түгел, ә чын сугышларда катнаша. Шуңа күрә боларның барысы да нәрсәдән башланганын онытырга ярамый.
Биш яшьләрдәге бер кызның, әтисенә сыенып: “Әти, соры киемдәге абый ни өчен безнең солдатка ата?” – дип соравын ишеткәч, аның сүзләре хак икәненә ышанасың. Бу вакытта тарих дәреслектәге абстракция булудан туктый – ул җавап таләп итә торган сорауга әверелә.
“Казанский рубеж” хәрбитарихи клубы реконструкторы Ильяс Айгозин элек фестивальдә пехотачы булып катнашкан. Быел ул яңадан торгызылган Т-26 экипажы танкисты. Ильяс реконструкциянең тарихыбызны балаларга җиткерү өчен иң аңлаешлы ысул булуына ышана. Һәм аның белән килешми мөмкин түгел. Сиңа таба самолет очканны, бомбалар шартлаганны, армия солдатларының кара-каршы кул сугышына керешкәнен күргәч, чынлыкта ничек булганлыгын белү өчен кулга китап та аласы килә башлый.
– Реконструкциягә кадәр, үзләре сугыштан калган окопларда уйнап йөрсәләр дә, Югары Осландагы укучылар, гражданнар сугышы вакытында үзләренең поселокларының кызыл армиячеләр Казанны алганда, иң мөһим урын булганын белмиләр дә иде, – дип сөйләде Айгозин.
Павел Ликонов реконструкциядә чик сакчысы ролен уйный, ул заставада беренче сугышны кабул иткән, аннан соң Брест крепостена чигенгән солдатларның берсе була. Үзенең Ульяновскидагы “Бердәмлек” хәрбипатриотик клубында ул шулай ук сугыш турындагы нәфис фильмнар төшерүче режиссер да. Аның “Танковая засада” фильмы интернет челтәрләрендә 3,6 миллионнан артык карау җыйган, “Перерыв на кино” X кинофестиваленең “Иң яхшы баталь сәхнә” номинациясендә җиңүче булган.
– Балалар белән күп шөгыльләнәм, фильмнардан һәм реконструкцияләрдән аларның күзләре яна, тарихка кызыксыну туа, – дип сөйләде Павел.
Җиңүнең 80 еллыгы елында сугышның соңгы бәрелешләренең берсе турында сөйли торган “У стен Кенигсберга” реконструкциясе аеруча символик булды. Фестивальдә беренче тапкыр 1945 елгы Кызыл мәйдандагы Җиңү Парадының кульминацион фрагменты торгызылды, ул дошман дивизияләренең штандартларын һәм флагларын ташлау.
– Соңгы штандарт брусчаткага килеп төшкәч, күзләремә яшь килде. Бу сәхнә күренеше генә түгел, бу безнең хәтер, безнең триумф, – дип уртаклашты реконструкциядә катнашучы Казаннан килгән Михаил Самаренков. – Мондый мизгелләр – тамаша гына түгел. Алар буыннарны бәйли, Җиңүнең нәрсә бәрабәренә яулануын искә төшерә. “Әлбәден”не оештыручыларга тарихны укып кына калмыйча, “күрергә” мөмкинлек биргәннәре өчен зур рәхмәт, – дип сөйләде Гөлнара Имангулова, ул оныклары белән Ижаудан килгән.
Энгельс шәһәреннән “Последний резерв” клубының тарихи тирында килүчеләр наган, ТТ, немец МР-40 һәм “Люгер”ыннан атып карый алдылар. Янәшәдә – Кызыл Армия киемнәре күргәзмәсе һәм ретромобильләрнең куәтле коллекциясе. Бүген СВО зонасында хезмәт итүче тагын бер герой – питрәчле Иван Додосовка багышланган экспозиция аеруча игътибарны җәлеп итте.
Россиянең халык артисты Олег Газманов фестивальдә СВО хәрби хезмәткәрләренә багышланган “Русский мир” концерт программасын тәкъдим итте.
– Миңа чараны оештырулары бик ошый. Яңгыр булуга карамастан, бик күп кеше килгән. Минем өчен монда чыгыш ясау зур мәртәбә, чөнки минем әнием дә, әтием дә Бөек Ватан сугышын узган кешеләр, – диде җырчы. – Безнең каныбызда җиңүчеләр геннары, без беркемгә дә тарихыбызны үзгәртергә рөхсәт итмәячәкбез.
Фестивальнең икенче көнендә “Вторжение” реконструкциясе сугыш башлану вакытын символик рәвештә чагылдырды – хәрәкәт 22 июньдә, якшәмбе көнне, иртәнге 4.15 сәгатьтә башланды. Дүртенче яртыда Питрәчтән Әлбәденгә кадәрге юл офыкка кадәр сузылган фаралар гирляндасыннан гыйбарәт иде. Бу эңгер-меңгердәге меңләгән кеше һәм машиналар агышы шулай ук хәрби походка тиң. Ә фестивальгә килгән 18 мең кеше – тулы канлы дивизия! Халык үзен чын сугышчылар кебек тотты, яңгырга, пычракка игътибар итмәде.
Бер километрга сузылган халык агымында хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге егетләр һәм чал чәчле ветераннар гына түгел, яшүсмерләр дә күп, ә ир-атларның иң башларында сабыйлар утыра иде. Бу аңлашыла да “Әлбәден”дә чын мәгънәсендә тамашачылар юк, алар барысы да катнашучылар! Таң атканда сугыш башланган реконструкция кырына барып җитү өчен төнге юлны үткән һәркем катнашучы. Балаларын алып килүчеләр, аларның кызыксынулы сорауларына җавап бирәләр: “Ни өчен танк йортны җимерде?”, “Ә бу апаларны һәм балаларны кая алып баралар?”. Димәк ата-аналар да реконструкторлар эшен дәвам итүчеләр.
Күргәзмәдә сугыш коралын үз кулларың белән тотып карарга да мөмкин иде. Яр Чаллының ”За Родину” хәрби-тарихи клубыннан Ренат Нуретдинов MG-42 немец пулеметын күрсәтә:
– Ату тизлеге - минутына 1500 тапкыр. Безнең бабаларыбыз менә нинди “үлем машинасына” каршы торганнар.
Янәшәдә генә Кировтан килгән поход чәчтарашханәсе һәм тегү остаханәсе эшләде.
– Без солдатның көнкүрешен күрсәтергә телибез, – дип сөйли Ульяна Младенцева. – Лекцияләр һәм презентацияләр рәвешендә түгел, ә кеше үзен шул заман кешеләре урынында хис итеп карасын өчен интерактив рәвештә.
Фестивальгә килүчеләргә Ульяновскиның “Боевые искусства кавалерии” клубы атчылары искиткеч тамаша күрсәтте. Павел Зайцев аңлатма бирде:
– Төрле чорларны күрсәтергә тырышабыз: урта гасыр рыцарьларын да, Чыңгыз хан укчыларын да, Беренче Бөтендөнья сугышы казакларын да, Бөек Ватан сугышы кавалеристларын да. Кылыч, сөңге, пистолет, җайдакчы элементларын күрсәтәбез.
Яңа пиротехник эффектлар күзаллауны чынбарлыкка тагын да якынайтты. Фестиваль авторы Наилә Таҗиева билгеләп үткәнчә, бу сизелерлек үсеш әлеге чараның популярлыгын һәм мөһимлеген ассызыклый.
Фестиваль вакыйгаларны реконструкцияләү генә түгел, ә коллектив хәтер лабораториясе булып чыкты, анда тактиль тәҗрибә, иртәнге саф җил һәм дары исе аша академик Лихачев әйткәнчә “мәдәният экологиясе” тудырылды. Сугышны әле абстракциягә, әле пропаганда конструктына әйләндергән чорда “Әлбәден” тарих сулый торган урын булып кала. Бу сулыш кайчакта һөҗүмгә барган реконструктор адымнары кебек өзек-өзек, кайчакта кавалерия взводының тояк тавышлары кебек тигез. Әмма иң мөһиме – монда сораулар бирү дәвам итә, һәркем аларга җавапны үзе табарга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа