Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Әлбәден» тарихи реконструкция фестивален уздыру датасы билгеле булды

Бу хакта район хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә

Фото: © Маргарита Петрова / «Питрәч-информ»

«Әлбәден» тарихи реконструкция фестивале 21-22 июньдә Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловның туган авылы Әлбәдендә узачак.

Оештыру киңәшмәсендә чарага әзерлек турында фикер алыштылар. Эчке эшләр министрлыгы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белән куркынычсызлык мәсьәләләре, территорияне төзекләндерү, инфраструктураны яңарту һәм сәүдә нокталарын урнаштыру мәсьәләләре каралды. Киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесе Илназ Дәүләтханов һәм районның җаваплы хезмәтләре катнашты.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы елында бу чара аеруча зур әһәмияткә ия. Кунакларны тарихи хәтерне саклауга багышланган бай программа көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса