Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Әлбәдендә 3,5 мең чыршы һәм нарат утырттылар

Урман хуҗалыгы үсентеләрне биш ел карап торачак


Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Питрәчлеләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Хәтер бакчасы” дип исемләнгән экологикпатриотик акциягә җыелды. Анда балалар, укытучылар, Яшьләр үзәге, музейлар, авыл мәдәният йортлары һәм башка учреждениеләр хезмәткәрләре катнашты.

Безнең районда акцияне үткәрү урыны итеп Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның туган авылы сайланды. Каршыда аның батырлыгына багышланган музей урнашкан, ә янәшәдә – Брест крепосте фрагменты белән мәйданчык.

– “Хәтер бакчасы” акциясе – сугыш геройлары истәлеген саклап калу, аларның батырлыгын мәрмәр яки бронзада түгел, ә яшеллектә мәңгеләштерү өчен менә дигән мөмкинлек ул, – дип ассызыклады сәламләү сүзендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Дәүләтханов.

Чара концерт программасыннан башланды, анда сугыш җырлары яңгырады. Аннары легендар “Катюша” җырын җырлап, бар халык эшкә кереште. Питрәч урман хуҗалыгы хезмәткәрләре җирле питомниктан 500 нарат һәм өч мең чыршы үсентесе алып килгәннәр, шулай ук 70 көрәк әзерләгәннәр. Гектар ярым мәйдан җирне алдан трактор белән эшкәртеп куйганнар.

– Агачлар авыр һәм озак үсә. Бүген без балаларыбызның һәм оныкларыбызның киләчәгенә өлеш кертәбез. Үсентенең биеклеге уртача бер метр, ә ун метрга җитү өчен аңа ун елдан артык вакыт кирәк булачак, – дип аңлатты участок урманчысы Булат Галимуллин.

Урман хуҗалыгы үсентеләрне биш ел карап торачак, шуннан соң гына агачларны урман фондына тапшырачаклар.

Иреклеләр арасында мәктәп укучылары да күп иде. Иске Шигали авылыннан тугызынчы сыйныф укучысы Татьяна Грахова сыйныфташлары һәм башка укучылар белән килгән.

– Агач утыртуга беренче тапкыр кушылам, әмма патриотик акцияләрдә һәрвакыт катнашам. Мин “Форпост” хәрәкәте активисты, мәсәлән, без ел саен һәйкәлләр буйлап йөрибез һәм чәчәкләр салабыз, – дип уртаклашты ул.

Акциягә төрле оешмалар, шул исәптән “Шатлык” балалар приюты хезмәткәрләре дә кушылды.

– Мондый чаралар бүгенге буын ата-бабаларыбызның Җиңү өчен кылган батырлыкларын онытмасын өчен кирәк, – дип билгеләп үтте социаль эш буенча белгеч Евгений Ушатов.

Агач утыртканнан соң катнашучыларны Керәшен Сәрдәсе, Күн һәм Чыты мәктәпләрендә пешерелгән коймак һәм чәй белән сыйладылар. “Хәтер бакчасы” акциясе – Халыкара акция. Быел Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәркем хөрмәтенә 27 миллион агач утырту планлаштырыла.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса