Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Әлбәденнән Герой: бүген Брест крепостен саклаучының үлгән көне

Ул тыйнак кеше иде, беркайчан да масаймады һәм аерым үзен генә герой итеп күрсәтмәде

1974 ел. Петр Гаврилов авылда кунакта. / Фото авторның шәхси архивыннан

1979 елның 26 гыйнварында Әлбәден авылында туган якташыбыз, Брест крепостенең легендар сакчысы, Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов вафат булган.

Петр Михайловичның үлеме турында мин Совет Армиясе сафларында Ташкент шәһәрендә хезмәт иткәндә белдем. Миңа бу турыда әтием Григорий Платонович язган иде. Бу аның өчен зур югалту булды, чөнки алар якын дуслар иделәр. Нәкъ шул вакытта безнең частьта югары хәрби училищены тәмамлаучылар практика үтте, һәм курсантларның берсен безнең ротага Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез флоты көненә (хәзерге Ватанны саклаучылар көне) багышланган сәяси дәрес үткәрү өчен җибәрделәр. Ул үзенең лекциясе темасын – Брест крепостен саклау һәм П.М.Гаврилов батырлыгы турында дип игълан иткәч, мин бик гаҗәпләндем. Аннары безгә “Бессмертный гарнизон” фильмын күрсәттеләр. Соңыннан аның янына килеп, геройның якташы булуымны һәм Петр Михайлович туган авылына кайтканда аның белән очрашуымны әйткәч, ул бик гаҗәпләнде. Курсант тумышы белән Белоруссиядән, ул да П.М.Гавриловның үлеме турында белә, шуңа күрә лекциясен аңа багышларга булган. Аннары ул миннән Петр Михайловичның туган яклары, аның сугыштан соңгы тормышы, кече ватанына кайтулары турында сорашты.

Безнең буын аның Әлбәденгә кайтуларын хәтерли әле. Бу һәрвакыт истәлекле вакыйга булды. Очрашулар һәрвакыт тантаналы рәвештә мәктәпнең актлар залында узды. Быргы кычкыртып, барабан кагып мәктәп байрагын алып чыктылар. Аның тезләнеп байракны үбүен, аннары аңа “Брест крепосте” значогын беркетүе хәтеремдә уелып калган. Петр Михайлович безнең кебек үк малайларның яралыларны карарга булышулары, патроннар алып килүләре, кызылармеецлар ял иткәндә күзәтүчеләр булулары турында сөйләде. Ватаныбызны хөрмәт итәргә һәм яратырга кушып калдырды. Ул тыйнак кеше иде, беркайчан да масаймады һәм аерым үзен генә герой итеп күрсәтмәде, һәрвакыт “без” дип әйтә иде. Аның соңгы кайтуын яхшы хәтерлибез. Бу 1974 елның җәе иде. Аны авыл урамнарының берсендә медпункт янында каршы алдылар.

Петр Гаврилов батырлыгына багышлап, 1964 елда авылда аның әти-әнисе яшәгән йортка мемориаль такта урнаштырдылар. Ул авылдашларының мондый игътибары өчен бик рәхмәтле иде. Әлбәден мәктәбенең пионер дружинасы аның исемен йөртте, монда ук аның хөрмәтенә музейпочмак ачтылар. Мәктәп бинасына шулай ук мемориаль плитә куелды. 1979 елда җирле “Марс” колхозын Гаврилов исемендәге колхоз итеп үзгәрттеләр. 2010 елда Әлбәдендә П.М.Гаврилов батырлыгына багышланган музей ачыла, 2022 елда Герой бюсты куела.

Еллар уза, буыннар үзгәрә. Ата-бабаларыбызның сугыш кырларындагы батырлыклары, тылдагы хезмәт батырлыклары онытылмаска, егетләребез өчен үрнәк булырга тиеш. Быел без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын һәм Гавриловның тууына 125 ел тулуны бәйрәм итәчәкбез. Аның истәлегенә багышланган китапларның яңартылган басмалары матбугатка әзерләнә.

Шулай да Гаврилов музееның инде өч ел дәвамында эшчәнлеген туктатып торуы һәм үз функцияләрен тулы күләмдә башкармавы бик күңелле хәл түгел. Җәен музей территориясендә үлән үсә. Музейга үзәкләштерелгән суүткәргеч үткәрү мәсьәләсе әлегә кадәр хәл ителмәгән. Гаврилов урамындагы юлның бер өлешенә таш җәелмәгән. 1964 елгы мемориаль плитә дә бүген бик үк матур түгел, хәрефләре күренми башлаган. Боларның барысы да легендар якташыбызга хөрмәт күрсәтмәвебезне аңлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса