Альберт Галиевка Питрәч районы башлыгы Илһам Кашаповтан Рәхмәт хаты тапшырдылар
Ул «Ак барс» кошчылык комлексында тракторчы булып эшли
Альберт Галиевка Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.
Аның әтисе дә, абыйсы - механизатор. Альберт Галиев гаилә династиясен дәвам итәргә булган. Ул Ленино-Кокушкино авылында туган. Мәктәптән соң җирле училищены тәмамлаган, аннан механизатор булып эшләгән. Армиядә Ерак Көнчыгышта чик гаскәрләрендә хезмәт иткән. Кайткач, яңа кош фабрикасы төзелешендә катнашкан. Аннары шунда тракторчы булып эшкә урнашып калган. Альберт Галиев 30 елга якын инде трактор руле артында.
- Еш кына эш көнем иртәнге сәгать 4тә башлана. Мин МТЗ-80 тракторында эшлим. Анда тавык ташу, тирес чыгару белән шөгыльләнәм. Кышын карны чистартып, җәен корпуслар арасындагы юлның чисталыгын күзәтәм, – дип сөйли Альберт Габделбариевич.
Эштән соң ул үсентеләрне карау белән мәшгуль. Аның участогында нинди генә җиләк-җимеш агачлары үсми: анда алма, груша, чия, виноград, слива бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа