Александр Козлов: “Петр Михайловичның кайтуы бөтен район өчен зур вакыйга була иде”
Без Әлбәден авылыннан Петр Гавриловны шәхсән белгән Александр Козлов белән әңгәмә кордык. Аның хатирәләре ул чакта мәктәп укучысы булган 1960-1970 еллар белән бәйле
- Александр Григорьевич, сезгә Петр Михайловичны нинди шартларда күрергә туры килде?
- Алар сугышта катнашкан әтием Григорий Платонович белән бик дус-тату иделәр. Өстәвенә, туганнар да булганнар. Аларның яшь аермалары 19 ел, ә бабам белән ул бер яшьтә дияргә була. Шуңа күрә бабай белән тагын да якыннан аралаштылар.
Петр Михайлович кече ватанына кайтканда, бездә очрашулар оештырдылар. Ул чакта әтием, ТАССРның атказанган укытучысы җирле мәктәпнең директоры, ә әни – башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләде. Шуңа күрә мондый очрашулар ешрак укучылар һәм укытучылар җыелган мәктәпнең актлар залында уза торган булды.
Бар да байрак алып чыгу, быргы уйнату, барабан сугу белән тантаналы рәвештә үткәрелә иде. Аның тезләнеп Җиңү Байрагын үпкән мизгеле минем хәтеремдә мәңгегә калды. Мин мондый күренешне беренче тапкыр күзәттем һәм бу мине гаҗәпләндерде.
Аның 3-4 тапкыр кайтканын төгәл хәтерлим. Бәлки күбрәктер, минем лагерьда яки башка җирдә булуым ихтимал.
- Бу очрашуларда кунак сезгә нәрсә сөйли иде?
- Ул балачак елларын искә төшерә иде, ләкин сугыш турында сөйләргә яратмады. Гомумән, ветераннар арасында яшәп, мин беркемнең дә ул еллар турында сөйләмәвен аңладым, бик сирәк кенә булса. Бу бик авыр хатирәләрдер, мөгаен.
Петр Михайлович сөйләүләре буенча, алар Брест крепостен саклаганда, хәтта балалар да читтә тормаганнар, ә кулларыннан килгәнчә булышканнар: яралы кешеләр турында кайгыртканнар, патроннар биреп торганнар, күзәтүчеләр булганнар.
- Мәктәп укучысы буларак сез шәхсән аны ничек кабул иттегез?
- Ул тыйнак иде, беркайчан да үзен ниндидер үзенчәлекле, тәкәббер кеше итеп күрсәтмәде. Ашаган вакытта үзен бик пөхтә тотуына игътибар иттем. Бер кулын паралич суккан булуга карамастан, аның өстәлгә бер валчык та төшермәскә тырышуы, ипи кадерен белүе күренә иде. Ачлыкның нәрсә икәнен белгән кешеләрнең үзенчәлеге шунда да инде.
- Әңгәмәбез башында Петр Гавриловның сезнең гаилә белән якыннан аралашуын искәртеп үттегез. Әгәр шулай икән, бәлки, ул сездә кунакта да булгандыр?
- Әйе, әлбәттә. Әлбәденгә кайтса, һичшиксез, безгә дә керә иде. Алар әти һәм абый белән җәен мәктәп бакчасында булырга яраталар иде. Әбием ясаган квасны алып, яшел чирәмгә җәймә җәеп, шунда утырып сөйләшәләр иде. Мишәдә балык тотарга да яраталар иде. Аларның анда нәрсә турында сөйләшүләре миңа билгесез.
Петр Михайловичның кайтуы бөтен район өчен зур вакыйга була иде. Һәркем аны мактаулы кунак, герой кебек кабул итте һәм һәрвакыт үзенә кунакка чакырды. Аларның һәркайсы янында ул була да алмый, чөнки берничә көнгә генә кайта. Казанда ул апасы янына бара, Питрәчкә чакыру буенча район хакимиятенә кереп чыга иде. Шул рәвешле, буш вакыты бөтенләй дә диярлек калмый иде. Һәркайда кем дә булса аның белән күрешергә теләде.
Фестиваль барлыкка килү белән геройны күбрәк белә башладылар. Авыл аның белән горурлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа