Александра Вәлиуллина: «Без салым түләүчеләргә хезмәт күрсәтәбез»
21 ноябрьдә салым органнары көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, без РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 6 нчы районара бүлегенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге башлыгы Александра Вәлиуллинадан интервью алдык.
- Александра Робертовна, бу бәйрәмне билгеләп үтү традицияләре бармы?
- Салым органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү ул - эшебезнең мөһимлеген тану. Чөнки салымнар ил бюджетының өчтән ике өлешен тәшкил итә. Бу көннәрдә иң яхшы хезмәткәрләрне билгеләп үтәләр, грамоталар, аерымлык билгеләре тапшырыла, истәлекле китаплар, календарьлар чыгарыла. Быел без 30 еллык юбилей билгеләп үтәбез.
– Әйтегез әле, узган ел салым түләүчеләр белән эшләүгә кагылышлы нинди үзгәрешләр булды?
- Әлбәттә, салым хезмәтенең эш алымнары заманчарак һәм уңайлырак булды. Моңа «бер тәрәзә» режимында кабул итү, телекоммуникацион элемтә каналлары аша контактсыз эшләү, Интернет аша салым хезмәтенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге ярдәм итә. Ел саен салым кодексына төзәтмәләр кертелә, күп кенә статьялар үзгәртелә. Бу үзгәрешләр, нигездә, салым түләүченең хокукларын яклауга кагыла. Кодекс заманча һәм процессуаль кодекска әверелә. Димәк, судта конфликтлар һәм бәхәсләр азрак булачак.
- Ничек уйлыйсыз, сезнең эштә иң мөһиме нәрсә?
- Без салым түләүчеләргә хезмәт күрсәтәбез. Аларга уңайлы булсын өчен барысын да эшлибез. Халыкны күрсәтелә торган салым хезмәтләренең сыйфаты канәгатьләндерсен өчен тырышабыз. Эшебез белән җәмгыятьтә дәүләткә һәм салым хезмәтенә карата хөрмәт уятабыз, гражданнарга конституцион бурычларын үтәүдә актив ярдәм итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа