Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Алексеевлар гаиләсе : “Сыер һәрчак авыл халкын туендыручы булды”

Роза һәм Геннадий Алексеевлар гаиләсе туган җирен бөтен җаны-тәне белән ярата һәм авыр хезмәттән курыкмый торган кешеләр. Алар барысына да тырыш хезмәт нәтиҗәсендә ирешә.

Алар Янсуар авылында туып-үскәннәр, монда укыганнар, бер-берсен тапканнар, өйләнешкәннәр. Роза Ивановна  колхоз ашханәсендә эшләгән, ә Геннадий Николаевич шофер булган. Аннан соң  Алексеевларның хезмәт эшчәнлеге җирле  терлекчелек фермасында дәвам иткән, Роза  сыер савучы, ире  тракторда, кышларын азык ташыган, ә җәен  азык хәзерләүдә хезмәт куйган.
2014 елда Алексеевлар гаиләсенә зур бәла килә, янгын вакытында  өйләре  тулысынча янып бетә.
- Җирле үзидарә советы,  аның башлыгы Василий Таланов һәм авылдашлар ярдәме белән   йорт алдык, - диде гаилә башлыгы. – Менә инде биш ел шул йортта яшибез.
Тора-бара без  үзебезне терлекчелектә сынап карарга уйладык, гаилә фермасы, шәхси  ярдәмче хуҗалык ачарга булдык. Безнең  башта бер генә сыерыбыз бар иде, хәзер инде алты савым сыеры һәм дүрт үгез бар. Без бозауларны сатмадык, ә асрарга алып калдык. Менә шулай итеп кечкенә генә сөтчелек  фермасы барлыкка килде. Хәзерге вакытта ике сыер савыла, калганнары буаз. Һәр көнне  алтмышар литр сөп тапшырабыз, тиздән ул 2-3 тапкырга артачак.
Киләчәктә савым сыерларын  сигез башка җиткерергә уйлап торабыз, терлекләр фермасын киңәйтергә  дигән уебыз да бар. Моның өчен дәүләттән ярдәм алырга планлаштырабыз.
- Махсус программа буенча  район җитәкчелеге безгә саву аппараты сатып алырга ярдәм итте, - диде Роза Ивановна. – Без аларга моның өчен бик рәхмәтле, хәзер безнең хезмәт күпкә җиңеләйде. Әле тагын минем ирем бик тырыш, аның кулыннан килмәгән эше юк, ул  өйдән фермага кадәр су кертте, кардалар эшләде,  терлекләр һәм үзебезгә эшләргә уңайлыклар тудырды.
Бу эш безгә яхшы таныш, шуңа да  авырлыклар булмады. Әлбәттә, төрле чак була. Инде эшкә алынгансың икән, аны бөтен күңелеңне биреп яратып башкарырга кирәк. Шул чакта гына  уңышка ирешергә мөмкин.
- Сыерлар безне ашатсын өчен,  аларны  яхшы ашатырга, тәрбияләргә кирәк,  - диде  сүзебезне дәвам итеп Геннадий Николаевич.  -  Безгә терлекләргә азык хәзерләгәндә балаларыбыз, кызыбыз, улыбыз, киявебез бик нык ярдәм итә. Безнең үз техникабыз, шуңа да  күпкә уңайлырак. Трактор һәм йөк машинабыз бар. Азык белән җирле үзидарә ярдәм итә. Фураж, ашлык һәм калган башка кирәкле әйберләрне сатып алабыз.
Иң мөһиме,  ялкауланмаска кирәк,  ничек авыр булса да күңелне төшермәскә, алга барырга кирәк, шул чакта гына күп нәрсәләргә ирешергә була. Әгәр син  яраткан эшеңне бөтен көчеңне куеп, аңа вакытыңны кызганмасаң, һичшиксез, ул нәтиҗәсен бирми калмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса