Алексей Макаров Җиңүдән соң 6 ел узгач кына туган ягына әйләнеп кайта
Ватанны саклаучылар көне белән сугыш ветеранын Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Шәйхисламов, Шигали авыл җирлеге башлыгы Венер Сәлимов һәм форпостчылар котлады.
Алексей Макаров (19.08.1926) тумышы белән Яңа Шигали авылыннан. Сугыш башланганда әтисе, аннары олы абыйсы фронтка китә. Алексей бу вакытта колхозда армый-талмый эшли, окоплар казый, утын әзерләүдә катнаша. 1943 елда аны Кызыл Армия сафларына алалар. Башта ул 133 нче запас полкында була. 1944 елда егетне 1 нче Украина фронтына җибәрәләр, аннары Польшага, соңрак Көнбатыш Украинага күчерәләр. Висла елгасы буендагы яуда батырлык күрсәткәне өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 1951 елда өенә әйләнеп кайта. Күп еллар авыл хуҗалыгында ветеринария табибы булып эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа