«Алга» район газетасына 80 ел тула
Шул уңайдан баш редактор Ольга Шәмсетдинова укучыларыбызга мөрәҗәгать итте

– Бүген, 25 гыйнварда, истәлекле көн – “Алга” район газетасына 80 ел тула. Ул Бөек Җиңүнең яшьтәше. Күз алдына гына китерегез, бу илдә дүртенче ел коточкыч сугыш барган, икътисад көчсезләнгән, халык “Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!” дигән лозунг белән соңгы көченә кадәр тырышып эшләгән чор. Ләкин басма сүз шундый зур көчкә ия була, районда тагын бер газета чыгару өчен акча да, кешеләр дә табыла. Татар телендә “Большевистик колхоз өчен” дигән газета чыга башлый.
Газета ул бер генә көнлек, аны укыйсың да, аннан соң аның кирәге юк, дип саныйлар. Ләкин бу алай түгел. Күп кенә питрәчлеләрнең район газетасыннан кисеп алынган язмаларны кадерләп саклауларына иманым камил. Үзләре яки туганнары турында мәкаләләр, бергә эшләгән предприятие һәм оешмалардагы чаралар турында язмалар алар өчен бик кадерле. “Алга” газетасының 80 подшивкасында районыбызның 80 еллык тормышы турында татар телендә уникаль мәгълүматлар саклана. Район тормышы укучылар күз алдында көннән-көн ачыла һәм вакыйгалар турында һәрчак аларны үз күзләре белән күргән кешеләр сөйли. Инде саргая төшкән газеталарны хәзер дә укырга кызык. Әйтерсең, син үткәннәргә кайтасың, бөтенләй башка тормышны күрәсең, әлбәттә, бу күңелдә соклану, горурлык хисләре уята, берничек тә моңа битараф кала алмыйсың.
Яраткан газетабызның әле озак еллар укучыларыбызны сөендереп торуын телибез.
“Алга” район газетасының 80 еллыгы белән филиал коллективын гына түгел, барлык ветераннарыбызны һәм авылдагы хәбәчеләребезне, барлык әбүнәчеләребезне һәм район халкын да котлыйм. Сезнең белән бергә без районыбыз тарихын язуны дәвам итәбез. Бары тик яхшы хәбәрләр генә җиткерергә насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia