Алиментларны түләмәү питрәчлеләргә җинаять өчен җәза булып әйләнеп кайтачак
Әгәр дә ата-аналар үзләренең балигъ булмаган яки хезмәткә сәләтсез балаларын тәэмин итү өчен берәр нинди сәбәпләр аркасында алимент түләмиләр икән, аларга административ җәза каралган.
Мондый ук җәза олы балаларга да карый, әгәр дә алар үзләренең хезмәткә сәләтсез әти-әниләрен тәэмин итүгә акча түләмәсәләр. Хәзер алиментлар түләүдән берничә тапкыр баш тарткан өчен җинаять җаваплылыгы карала. Һәм мондый гамәл өчен кешегә бер елга кадәр төзәтү эшләре яки шундый ук вакытлы мәҗбүри чаралар, яисә өч айга кадәр арест, яисә инде бер елга кадәр иректән мәхрүм ителү рәвешендә җәза яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа