Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алла ярдәме һәм уртак тырышлык нәтиҗәсе

Шушы көннәрдә Пановкада авыл халкы һәм авыл җирлеге башлыгы Олег Козырев тырышлыгы (бәяләп бетергесез матди ярдәм күрсәткән) ярдәмендә часовня төзелде һәм ачылды.

Пановка халкы әлеге вакыйганы зур түземсезлек белән көтте. Инде күптәннән православие динен тотучылар өчен часовня төзелеше мәсьәләсе килеп туган булган. Мәскәүне дә тиз генә төземәгәннәр, диләр бит. Дин әһелләре, җирле җитәкчелек акрынлап теләкләренә ирешә. "Башта без пановкалылар акчалата иганә белән ярдәм итсен өчен белдерү кәгазьләре ябыштырып чыктык, аннан соң авыл җирлеге башлыгы Олег Козырев ярдәмгә килде. Шулай уртак тырышлык белән часовняны төзеп чыктык", - дип сөйләде Павел атакай.
- Һичшиксез, православие купальнясы - үзенчәлекле урын. Анда кеше Ходайдан сәламәтлек сорап, ярлыкавын сорап килә. Гыйнвар суыкларында кешеләр чиратка басып, изге суда коенып сәламәтлек алырга киләләр. Анда православие динен тотучылар гына түгел, ә мөселманнарны да очратырга мөмкин. Изге дингә, суның шифасына ышанучыларга гына ярдәм итә. Бөтен күңел белән ышанганда, әлеге дини йоланы үтәргә мөмкин, - дип аңлатты Павел атакай. Часовня төзелеше турында да шуны әйтергә мөмкин. Кешеләр аны төзүгә уртак тырышлык куйган, үз акчаларын, үз өлешләрен керткән.
Пановкада яшәүче Вера Белоусова сөйләгәннәрдән: "Часовня төзегәндә авылда балта тавышы тынып тормады. Атакай үзе дә актив катнашты, иртәдән кичкә кадәр кулыннан балта төшмәде". Уртак тырышлык белән шәһәр төзергә мөмкин, ди бит халык. Бөек эшләр кечкенә эшләрдән башлана. Часовняны кешеләр еш кына яратып, "Часовенька" дип йөриләр. "Иң мөһиме, халык чиркәүгә генә түгел, ә үз-үзенә дә ярдәмгә килүен аңлады", - ди Олег Козырев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X