Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Җәмәгать эшлеклесе кемнәрнең капиталь ремонт өчен түләүдән аза ителүен аңлатты

Ташламага ия булучыларның конкрет исемлеге төбәккә карап аерылырга мөмкин

Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау өчен кертемнәрне түләүдән 80 яшькә җиткән Россия гражданнары тулысынча азат ителә. Бу хакта торак коммуналь хуҗалык буенча эксперт һәм җәмәгать эшлеклесе Дмитрий Бондарь искәртте. News.ru. порталы шул хакта яза.

«80 яшьтән өлкәнрәкләр капиталь ремонт өчен түләүдән тулысынча азат ителә, ә 70 яшькә җиткәннәргә 50 процент ташлама бирелә», - диде белгеч.

Моннан тыш, җәмәгать эшлеклесе сүзләренчә, әгәр капиталь ремонт исемлегенә кергән кайбер эшләр гомуми фондтан акча җәлеп итмичә башкарылган булса, милекчеләр кертемнәрдән азат ителергә мөмкин.

Шул ук вакытта ташламалар эшләмәүче пенсионерлар, I һәм II төркем инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм дәүләт бүләкләре ияләре кебек гражданнарның башка категорияләре вәкилләренә дә кагыла.

«Әмма ташламага ия булучыларның конкрет исемлеге төбәккә карап аерылырга мөмкин», - дип ачыклык кертте Бондарь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса