Җәмәгать судьяларына онлайн режимда язылырга мөмкин
Бу хакта ТР Юстиция министрлыгы хәбәр итә.
Татарстан Республикасында яшәүчеләр «Дәүләт хезмәтләре» төбәк порталы аша җәмәгать судьяларына кабул итүгә языла ала.
Электрон сервис республиканың барлык 190 суд участогын да колачлый һәм гражданнарның суд системасы белән үзара хезмәттәшлеген гадиләштерә.
«Язылу өчен гражданнарга Татарстан «Дәүләт хезмәтләре» порталында «Правосудие онлайн» бүлегенә керергә, суд районын сайларга һәм суд участогының номерын күрсәтергә генә кирәк. Халык үзе өчен уңайлы вакытка языла ала», – дип аңлатты җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Юлия Михайлова.
Сервис эш материаллары белән танышу, суд актлары һәм башкарма документлар, шулай ук архив материаллары һәм законлы көчкә керү турындагы тамгалы документлар алу өчен язылырга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia