Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ана капиталын ничек алырга һәм цифрларда буталмаска?

Балаларны тәрбияләү бик катлаулы процесс, ул бик күп финанс чыгымнары таләп итә. Район халкы еш кына үз мөрәҗәгатьләрендә ана капиталыннан түләүләр буенча сорау бирәләр.

Бюрократия бик үк күңелле процесс түгел. Шуңа күрә төбәк хакимиятләре бу мәсьәләгә аеруча җитди карыйлар. Ата-аналарга документлар рәсмиләштерүне җиңеләйтү өчен берничә гади ысул эшләнгән. Мисал өчен, хәзер дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы бүлегендә яки яшәү урынына бәйсез рәвештә Россия Пенсия фонды идарәсендә икенче бала өчен айлык түләү алуга гариза бирергә мөмкин. Моннан тыш, гаиләдә икенче бала туганнан алып 1,5 ел дәвамында теләсә кайсы вакытта айлык түләүгә ана капиталыннан файдалану турында гариза бирергә мөмкин. Әгәр Пенсия фондына беренче ярты елда мөрәҗәгать итсәң, түләү бала туган яки уллыкка алынганнан соң биреләчәк һәм гаилә узган айлар өчен акча алачак. 6 айдан соң мөрәҗәгать иткәндә, түләү гариза бирелгән көннән башлана.
Акча ана капиталы сертификаты хуҗасы счетына Россия кредит оешмасында күчерелә.
Гаризалар кабул итү узган елда башланды. Шулай ук сертификатны Россия Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша рәсмиләштереп тә була. Бу бик уңайлы, чөнки вакытны күп сарыф итми һәм чиратларда торуны таләп итми. Түләүләргә килгәндә, быел ана капиталына гариза белән мөрәҗәгать иткән Питрәч гаиләләре өчен түләү күләме узган елның икенче кварталы өчен баланың яшәү минимумына тигез булачак.Татарстан Республикасы буенча бу сумма 8896 сум тирәсе тәшкил итә. Әмма шуны истә тотарга кирәк: әгәр гариза узган елда бирелгән булса, түләү күләме 8490 сум тәшкил итәчәк. Ләкин борчылырга кирәкми, бу сумманы арттырырга мөмкин. Моның өчен агымдагы елдан яңа гариза бирергә Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә кабат мөрәҗәгать итәргә генә кирәк. Саннарда буталмас өчен, Россия Пенсия фонды сайтында уңайлы калькулятордан файдаланырга мөмкин. Аның буенча гаиләнең түләү хокукын билгеләргә һәм аның күләмен белергә була.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса