Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Аналитик кибеткә йөргәндә акчаны янга калдыру ысулларын атады

Исемлек төзү мөһим.

Импульсив сатып алулар булмасын өчен аларның кирәк яки кирәк булмавын төгәл уйлап бәяләргә кирәк. Бу хакта Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин әйтте.

«Кибеткә барыр алдыннан исемлек төзү мөһим. Болай эшләү кирәкмәгән әйберләр сатып алудан коткара», – диде ул.

Шулай ук тынычлык сакларга һәм кисәк кенә нәрсәдер сатып алу теләгенә бирешмәскә кирәк. Мондый гамәлләр аркасында еш кына кирәкмәгәнгә акча тотыла. Бу кешенең финанс һәм хәтта психологик иминлегенә тискәре тәэсир итә.

Өченчедән, финанс планнары төзергә кирәк. Балынин фикеренчә, болай эшләү йорт хуҗалыкларына үз гамәлләрен бердәм системага салырга булыша.

«Әлбәттә, финанс планының уңышлы булуы андагы бөтен параметрларны үтәүгә бәйле. Хәзер өйдән чыкмыйча гына товарлар сатып алу бик уңайлы. Үзең өчен бер елга, айга, атнага һәм көнгә сатып алулар планы төзү бик мөһим. Бу очракта кулланыла торган продукция күләмен данәләрдә, килограммда, литрда билгеләү дә әһәмиятле», – диде икътисадчы.

Аның сүзләренчә, кирәкмәгән әйбергә көн саен 250 сум акча тоту да аена 7,5 мең яки елына 90 меңгә кадәр өстәмә чыгымнарга китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса