Анастасия Антонова: "Шундый озын гомерле булуыма үзем дә шаккатам"
Әлбәден авылында яшәүче Анастасия Сергеевна Антонова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне аның янында кунакта район башлыгы Илһам Кашапов та булып китте. Ул Анастасия Сергеевнаны туган көне белән котлады, үз исеменнән истәлекле бүләк һәм Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау открыткаларын тапшырды.
Йөз яшендә дә көр күңелле, тапкыр сүзле булуы белән таң калдырды безне Анастасия Сергеевна. Бер гасырлык гомер юлында хәтергә уелып калырлык вакыйгалар күп җыелган. Ул ашыйм дисәң ризыгы да, савыт-сабасы да, киим дисәң, киеме дә булмаган заманда туган, авылда беренче тапкыр электр лампочкасы кабынуын, өйләрдә беренче тапкыр радио сөйли башлавын, телевизорның зәңгәр экраннары балкый башлавы шаһиты булган. Ә бүген исә кесә телефоннарына бер дә исе китми, рәхәтләнеп интервью бирә.
Аның тормыш юлы 1919 елда Әлбәден авылының салам түбәле гап-гади бер йортында, күп балалы зур гаиләдә башлана. Ул гаиләдәге биш малай: Гурий, Григорий, Никонор, Виктор һәм Юлийның бердәнбер кыз туганнары була. Балачак хәтирәләре инде онытыла башлаган, шулай да ачы алабута ипиенең исен, язда чыккан беренче үлән, кычыткан тәмнәрен әле дә хәтерлим ди ул.
Яшьлеге сугыш чорына уза аның. Алар буынына тормышның ачысын-төчесен бик күп татырга туры килә. Әмма бернигә дә карамастан, Анастасия Сергеевна яшьлеге турында бүген дә елмаеп искә ала.
- Ул вакытта түгәрәк уеннар гөрләп торды, и-и, җырлый торган идек! – дип ул безгә дә иң матур керәшен җырларының берсен көйләп күрсәтте.
1939 елда Анастасия Сергеевна авылдашы Алексей Федоровичка кияүгә чыга. Кырыгынчы елда уллары Николай туа, ә ирен армиягә алалар. Көтмәгәндә сугыш башланып китә, сигез елдан соң гына кире өенә әйләнеп кайтырга насыйп була аңа. Янәдән кавышкан гаиләнең кызлары Анна туа. Хәзер ул әнисен карый, яшь бала караган кебек тәрбияләп тора.
- Әни һәрчак кырыс булды. Без аның сүз әйткәнен көтеп тормадык, күз карашыннан ук куркып тора идек, - диде ул. – Әле 100 яшендә сер бирми, үз кагыйдәләре белән гомер итә.
Бер гасырлык гомерне Ходай Тәгалә һәркемгә дә бирми. Бик сирәкләргә эләгә мондый бәхет, әмма барыбызның да озак яшәүнең серләрен беләсебез килә.
- Шундый озын гомерле булуыма үзем дә шаккатам, ничек шулай булгандыр?! Гомеремдә беркемгә дә начарлык теләмәдем, кеше әйберенә кагылмадым, гел эштә булдым, – диде Анастасия Сергеевна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа