Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Анна Ильина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Ул Әлбәден авылында кызы Ольга һәм кияве Василий белән яши.

Тормыш - ул кыйммәтле бүләк. Анна Филипповнаның язмышы сугыш елларының барлык авырлыкларын кичергән башка яшьтәшләренең язмышларын хәтерләтә. Ул Әлбәдендә туган, күп балалы гаиләдә үскән. Алар сигез бала булган. Хәзер  өчәү генә калганнар – Анна һәм бертуганнары Федор белән Мария. Аннаның яшьлеге бик куркыныч һәм авыр чорга туры килә.

- Сугыш башланганда миңа нибары 15 яшь иде. Ул вакытта безгә эш җиңелрәк бирелде, безне кызгандылар. Печән чаптык, уңыш җыйдык, көлтә ташыдык, - диде Анна Филипповна.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул авылда кала һәм колхозга эшкә урнаша. Хезмәт сөючән һәм нык, һәрвакыт бертуганнары өчен үрнәк була. Бу сыйфатлар аңа һәрвакыт кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Соңрак Анна бригадир, склад мөдире була. Аны бик тиз саный белүе өчен җитәкчеләр гел мактаган.

25 яшендә ул  Григорий Николаевичка (мәрхүм) кияүгә чыга. Алар  40 елга якын бергә  гомер иткәннәр. Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер Анна Филипповнаның җиде оныгы, алты оныкчыгы һәм биш яшьлек оныкчык баласы бар.

- Әбиемә сокланам. 95 яшьтә дә яшь күңелле булып калырга мөмкин булуның гаҗәеп мисалы. Олы яшьтә булуына да карамастан, шундый ук актив һәм тормышны ярата, - дип сөйләде оныгы Екатерина.


Юбилярны олы юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рәшидә Сәхәбиева, район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина һәм Күн авыл җирлеге башлыгы Рифгать Баһауов килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Безнең юбиляр