Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Анна Мишанина Кощак авылыннан Нина Рубцова истәлегенә очерк язган

Аның исеме сәхнәдән совхоз директоры Н.Б.Вәлиев тарафыннан еш яңгырый иде.

Педагогик хезмәт ветераны, РСФСР мәгариф отличнигы Анна Мишанина Кощак авылыннан Нина Рубцова истәлегенә очерк язган.

Рубцова Нина Гордеевна октябрь башында 95 яше туларга өч ай кала вафат булды. Ул, һич арттырусыз, безнең кайчандыр бик атаклы булган җәнлек совхозының бөек хезмәтчәннәренең берсе иде, үзенең хезмәте өчен бик күп бүләкләр алды. Аның исеме сәхнәдән совхоз директоры Н.Б.Вәлиев тарафыннан еш яңгырый иде.

Нина апа, фермадан киткәннән соң, 70 яшенә кадәр йә ындыр табагында, йә бәрәңге аралауда, йә кырда эшләде. Хезмәт көненнән соң, совхозда эшләгән һәм балалар үстергән киленнәрен жәлләп, аларга булышырга тырышып, уллары участогына бәрәңге чүбе утарга, колорадо коңгызыннан эшкәртергә бара иде.

Нина Гордеевнаның ире дә совхозда эшләде, ул күптән вафат. Ләкин иң зур ике кайгы аны алда көткән икән. 43 яшендә кызы ике баласын калдырып вафат булды. Нина апа аларга булдыра алганча ярдәм итте – оныгы Игорьны армиягә озатты, оныгы Женяга да булышты.

Аның ике улы да шулай ук совхозда механизатор булып эшләделәр. Бу авыр хезмәт улы Александрның сәламәтлеген какшатты. Ул, хатынын һәм өч баласын калдырып, дөньядан китте. Бәхеткә, балалары инде зурлар иде. Бу Нина апаны аяктан екты, ул урын өстенә ятты. Берничә атнадан күршесе, шәфкать туташы Катя, аңа 10 көн массаж ясагач, Нина Гордеевна кабат аякка басты.

Аны гаиләсе кадерләп тәрбияләде. Ул, беркемгә дә комачауламаска теләп, бер бүлмәле фатирда яшәде. 11 ел буе улы Николай, киленнәре Евдокия һәм Люда, оныклары чиратлашып аның янына барып йөрде: янында кундылар, фатирын җыештырдылар һәм ашарына пешерделәр.

2021 елда аның 90 яшьлеген бәйрәм иттек. Район хакимиятенең һәм совхозның котлавы, туганнарының, күршеләренең җылы сүзләреннән аның күңеле булды. Ул кунакларга чын күңелдән рәхмәт белдерде. Шуннан соң тагын биш ел яшәде, соңгы елларда урында ятты.

Безнең күбебез өчен ул тугрылык һәм Ходайга ышануның ачык үрнәге, чын христиан кешесе иде. Укый-яза белмәсә дә, ул иманнарны белә иде һәм һәрвакыт: “Бер телем икмәк алмасам да, лампадамда һәрвакыт май булыр”, – дип әйтә иде. Лампадасында ут көндез дә, төнлә дә сүнмәде. 80 яшьтән узгач та, ул ураза тотты, барлык келәүләргә йөрде. Кайвакыт, чиркәүдә дә, урамда да егыла торган иде, ләкин иртәгесен, бернигә дә карамыйча, яңадан чиркәүдә басып тора иде. Улы үлгәннән соң гына ул келәүләргә йөри алмады, әмма гомеренең ахырына кадәр иман укыды. Аның бөтен гаиләсе һәрвакыт авылда эшләде, тик оныкларына хәзер эшләргә урын юк – күпләр кебек үк, алар шәһәргә йөреп эшлиләр.

Нина Гордеевна кебек хезмәт ияләре безнең зур горурлыгыбыз. Балалары да, киленнәре дә илне туендыручылар. Алар белән горурланабыз һәм хөрмәт итәбез, алардан үрнәк алабыз – алардан хезмәт итәргә һәм туган җирне яратырга, игелек кылырга өйрәнәбез. Шулай ук без чыдамлыкка һәм сабырлыкка да алардан өйрәнәбез.

Нина апабыз һәркемгә үрнәк иде. Мәңгелек хәтер сиңа, кадерлем. Кызганыч, чираттагы юбилееңа кадәр аз гына яшәми калдың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса