Аның өе кунаклардан бушап тормаган
Тормыш гел җиңел генә бармый. Сүз дә юк хәзер ул берничә дистә ел элеккегә караганда күпкә гадиерәк һәм җиңелрәк. Моны Питрәчнең озын гомерле кешеләре-юбилярлар сөйләгән хатирәләр дә раслый гына. Алар исән калу өчен көн-төн ару-талуны белмичә эшләгән, уртак максатларны тормышка ашыру өчен бөтен көчләрен биргәннәр, һәм алар сынмаган-сыгылмаган, бернинди авырлыклар алдында да югалып калмаганнар, тормыш авырлыкларына бирешмәгәннәр. Мария Архиповна Моисеева да эштән курыкмаган, батыр булган, тормышта ни генә булуына да карамастан, шат күңелле булып кала белгән. Күптән түгел ул үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Мария Моисеева Казанда Рус-Япон һәм Гражданнар сугышында катнашкан фронтовик гаиләсендә туган, дүрт абыйсы һәм апасы белән кечкенә генә землянкада яшәгән алар. Әтисе фронттан яраланып кайткан, аның
сәламәтлеге бик нык какшаган була. Аңа гаиләсен туендыру өчен эш табуы бик авыр була. Ахыр чиктә инвалидка Неялово авылында эш табыла, ул анда олы улы белән көтүче булып эшкә китә. Тиздән алар артыннан гаиләнең башка әгъзалары да шәһәрдән авылга күчеп урнаша.
Бөек Ватан сугышы зур югалтулар, кайгылар китерә. Олы абыйсын армиягә алалар, ул сугыштан әйләнеп кайтмый. Калганнары колхозда, кырларда, утын әзерләүдә, урып-җыю эшләрендә авыр хезмәт башкара. Эшләгән өчен икмәк пайлары, яшелчәләр, ашарга да яраксыз иске бодай алалар. Ачтан үлмәс өчен сайланып торырга туры килми.
Сугыш тәмамлангач, фронттан солдатлар әйләнеп кайта башлый. Маша да шуларның берсе Василий Иванович Моисеевка кияүгә чыга. Аларның ике кызлары туа. Әмма аңа аларны үзенә генә аякка бастырырга туры килә, ире сугышта алган яраларыннан рәтләнә алмый, бик иртә, кече кызы Верага бары тик өч кенә яшь булганда вафат була,. Ул вакытта Моисеевлар Питрәчтә яши. Мария шунда балалар бакчасына пешекче булып эшкә урнаша.
Бүген дә пешекчеләрнең эше җиңел түгел, әмма аны азык блогында су да, элементар уңайлыклар да булмаган вакыт белән чагыштырып буламы соң? Хатын-кызлар ашарга да пешергәннәр, чишмәдән су да ташыганнар, җирле заводлардан азык-төлек тә алып кайтканнар, утын да ташыганнар.
Бары тик "Кыңгыраучык" балалар бакчасында кухня заманчарак була, өстәвенә, эшчеләргә ярдәмгә ат бирәләр, шуңа күрә эш җиңеләя. Гомумән алганда, балалар бакчалары кухняларында Мария кырык ел эшли, социаль ярышларда катнаша, иң яхшы эшчеләр исемлегендә исәпләнә.
Мария Моисееваның ике кызы да белем ала, педагоглар булалар. Хәзер олы кызы Надежда әнисен үзе янына алган, чөнки Мария Архиповнаның сәламәтлеге бик нык какшаган.
- Әниебез һәрвакыт игелекле кеше булды, һәркемгә якты йөз белән карады, ул бик кайгыртучан һәм игътибарлы, - ди Надежда Казнова. - Безнең йортта һәрвакыт кунаклар булды, аны һәркем яратты. Ул бернинди эштән дә курыкмады, шулай ук безне дә эшкә өйрәтте. Мин үзем дә кечкенәдән аңа булыштым, беррәттән каникуллар вакытында акча да эшләдем.
- Әниебез алтын куллы иде, ул яхшы тегүче булды, бик тәмле итеп ашарга пешерә иде. Кешеләр балалар бакчасында тәмле ашаталар иде дип еш исләренә төшерәләр, менә безнең әни дә телне йотарлык ризыклар пешерә иде, - дип исенә төшерә юбилярның кече кызы Вера Петрушина. - Хәер, ул моңа беркайда да укымаган. Гомумән, ул тыйнак кеше була, үз эшен ярата һәм ахыргача аңа карата тугры булып кала. Пенсиягә чыгар алдыннан, балалар бакчасы мөдире аңа завхоз булып эшләргә, тагын да җиңелрәк эшкә күчәргә тәкъдим итә. Ләкин ул баш тарта, белеме булмавы һәм лаеклы ялга чыкканчы, пешекче булып эшләргә теләве турында әйтә. Ул безгә һәр нәрсәдә үрнәк булды һәм шулай булып кала да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа