Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Апрель аенда бакча эшләре

Апрельдә ачык грунтта чәчү өчен чәчүлек орлыкларны барларга, тишелешләрен тикшерергә кирәк.

Кишер, петрушка, укроп, аш чөгендере, салат, шпинат, башлы суган орлыкларын чәчүгә әзерлиләр (зарарсызландыралар, суда яисә микроэлементлар эремәсендә чылаталар, ә зонт чәчәкле яшелчә культуралары орлыгын 2 атна дәвамында чыныктыралар, ягъни 0+2°С температурада тоталар).

Кар эреп бетү белән үк, туфрак әле бик дымлы чакта, бакчага азотлы ашламалар (мочевина, аммиак селитрасы, тирес сыекчасы) кертелә. Бу вакытта алар туфракта әйбәт эри, язгы су инде аларны аскы катламнарга агызып алып төшеп китә алмый. Бигрәк тә бакчагызда бакча җиләге үстерсәгез, анда бу ысулны куллану бик нәтиҗәле.

Әгәр дә сез бакча җиләген 10-15 көнгә иртәрәк өлгерүен телисез икән, аның иртә өлгерә торган сортларының өстенә дуга рәвешендә каркас куеп, өстен пленка белән каплагыз. Шул ук вакытта узган ел гына утырткан җиләкләрне җентекләп карагыз, араларында туфрак өскә кысып чыгарган үсентеләр булса, аларны туфракка батырып куегыз.

Күпьеллык яшелчә культуралары (батун-суган, кузгалак), шулай ук бакча җиләге кишәрлекләрендәге үсемлек калдыкларын тырмалап алыгыз, чистартыгыз, минераль ашламалар кертеп, рәт араларын йомшартып чыгыгыз.

Апрель урталарыннан соң утыртырга 3 атна чамасы кала бәрәңгенең утырту өчен билгеләнгән бүлбеләрен, баз яки подваллардан чыгарып, ачык һавада яисә якты сарайларда яровайлаштыру өчен таратып куярга кирәк. Иртә өлгерә торган сортларын +8-10°С, ә уртача өлгерешлеләрен +12-15°С җылыда борынлаталар.

Көзен туңга казып калдырылган кишәрлекләрне (гадәттә, апрельнең икенче яртысында) тырмалап дым каплаталар. Шунда ук органик һәм минераль ашламалар кертәләр һәм, анда нинди культуралар чәчеләчәген исәпкә алып, сайрак итеп кабат казып чыгалар, шул ук вакытта ашламалар да күмдерелә.

Туфракны эшкәртү белән үк кишер, петрушка, укроп, редис, салат, шпинат, борчак, аш чөгендере, яшел кыяк өчен суган, башлы суган өчен орлыклык суган, сарымсак, иртә өлгерешле ак башлы кәбестә утырта башлыйлар.

Билгеле, бу эшләрне башкарганчы бакчада генераль җыештыру эшләре үткәрү зарур: барлык үсемлек калдыкларын, чүп-чар, яфракларны зарарсызландырып, компост ясау өчен җыеп файдаланалар, чүп үләннәрен, бигрәк тә койма, сарай буйларында үскән үләннәрне махсус препараты белән эшкәртергә кирәк.

Теплицаларда бу айда кыяр һәм помидорларны карап үстерүне дәвам иттерәләр, ә пленкалы язгы теплицаларны файдалану өчен әзерлиләр (пленка ябалар, биоягулык тутыруны төгәллиләр) һәм кыяр чәчкеннәрен (рассада) утырта башлыйлар.

Апрель башында парникларга биоягулык тутыралар, туклыклы катнашма салалар һәм анда рассада урнаштыралар.

Апрельнең беренче яртысында иртә өлгерешле кәбестәне күчереп утырту тәмамлана, ә икенче яртысында помидор, борыч һәм баклажаннарны күчереп утырталар.

Парниклардагы кыярларны, помидорларны һәм яшел килеш кулланыла торган культураларны карап үстерүне дәвам итәләр, өлгерүләренә карап, яшел культураларның уңышын җыеп ала башлыйлар.

Парникларда икенче рам әйләнеше өчен кыяр рассадасын чәчәләр һәм күчереп утыртылган барлык культураларны карап үстерәләр. Апрель ахырында парниклардан ачык грунтка утырту өчен иртә өлгерешле кәбестә рассадасы сайлап алалар.

Рассададан һәм яшел культуралардан бушаган парникларны икенче рам әйләнеше өчен әзерлиләр (кабат туфрак тутыралар, ашлыйлар) һәм аларга кыяр, помидор чәчәләр.

Апрель аенда яшелчә орлыкларын чәчү өчен уңышлы көннәр

Помидор - 2-4, 16-18, 20-27

Борыч, баклажан - 2-9, 20"22

Кыяр, ташкабак, кабак, кавын, карбыз - 2-4, 17, 18, 20"22

Борчак, ногыт борчагы - 18-20, 22-24, 27-29

Кәбестә, яшел тәмләткечләр - 2-4, 17, 18, 20, 22, 24-27

Берьеллык чәчәкләр - 17-29

Күпьеллык чәчәкләр - 9-11, 18-20, 24-29

Бүлмә гөлләре - 17, 18, 24-27

Апрель аенда утыртырга ярамый торган көннәр - 15, 16, 30

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса