Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Апрель аеннан ана капиталы автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк

Ел башында бала көткән гаиләләргә дәүләт ярдәменә кагылышлы яңалыклар питрәчлеләрне бик нык шатландырды. Элек матди кыенлыклар аркасында бала табудан курыккан парлар, хәзер моңа уңай карый. Чөнки закондагы үзгәрешләр дәүләт ярдәме суммасын арттыралар, акча белән эш итүне гади һәм уңайлы итәләр, шулай ук программаның гамәлдә булу вакытын озайталар.

Тиздән ана капиталы акчаларын тизләтелгән режимда алырга һәм кулланырга мөмкин булачак.
Гаиләләр ана капиталын рәсмиләштерүгә көч куймасын өчен, апрель уртасыннан Пенсия фонды ана капиталы сертификатларын актив рәвештә бирүгә керешә. Димәк, бала тугач, ана капиталы автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк һәм гаилә, сертификат сорап мөрәҗәгать итмичә, акчаны тота алачак. Пенсия фонды барысын да ведомствоара хезмәттәшлек юлы белән мөстәкыйль эшләячәк. Бала туганнан соң, Пенсия фондына гражданлык хәле актларын теркәү буенча дәүләт реестрыннан мәгълүмат киләчәк, анда ата-аналар һәм аларның кечкенә балалары турында барлык мәгълүмат та тупланган була.
Сертификат алу турындагы мәгълүматлар Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында ананың шәхси кабинетына җибәрелә. Тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен сертификатны рәсмиләштерүнең элеккеге гариза тәртибе саклана, чөнки уллыкка бала алу турындагы мәгълүматларны тәрбиягә бала алган ата-аналар үзләре генә тапшыра ала.

2021 елдан ана капиталы сертификатын тапшыруга биш эш көне, акчаны тоту турындагы гаризаны карап тикшерүгә ун эш көне бирелә. 2020 ел ахырына кадәр сертификатны рәсмиләштерүгә – унбиш эш көне, акча белән эш итү турындагы гаризаны карау өчен бер ай вакыт каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса