Асфальтта рәсем ясау конкурсы “Тынычлык-тормышның нигезе”
«Экстремизмга-Юк!» айлыгы кысаларында "Шатлык" приютында зур эш алып барыла.
Менә бүген дә алар тәрбияче Ибрагимова И.П. белән асфальтта рәсем ясау конкурсында катнаштылар. Чараның исеме "Тынычлык-тормышның нигезе" дип аталды.
Алар үзләренең экстремизмга булган нәфрәтләрен рәсемнәрендә чагылдырдылар, тыныч тормышта яшәүләрен белдерделәр (бу өй,чәчәк, кояш).
Монда булмады, аларның теләкләре уртак иде, сугышсыз, кансыз яшәү!!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа