Ат елында туган ат асраучы Регина Мартынованың юлы
Пилигримм – аның иң тугры дусты
Яңа Шигали авылындагы ат спорты клубы хуҗасы Регина Мартынованың күңелендә атларга булган мәхәббәт балачактан ук яши. Язмыш исә, аңа бу мәхәббәтенә җавап итеп бүләк ясаган, бу аның тормыш юлын билгеләгән һәм яшәү мәгънәсенә әверелгән.

Фото язма героеның шәхси архивыннан
Регинаның тормышында беренче ат аңа унике яшь вакытта барлыкка килә, бу турыда ул әтиәнисеннән сорамаган да булган. Колхоз кызның әтисенә электр монтажы эшләре өчен акча белән түгел, ә җанлы “валюта” – ат белән исәп-хисап ясаган.
Бу елгыр колын түгел, ә Владимир токымлы авыр йөк аты була. Аның көче һәм билгесез холкы курку уята. Шуңа күрә кызга атка якын килергә катгый тыела. Ләкин ул инде шул ук кичне эштән кайткан әти-әнисен ат өстендә каршы ала. Аңа Ласка дип исем бирәләр. Тугры дус үзенең яшь хуҗабикәсе белән ун ел яши һәм картаеп үлә – чөнки ул баштан ук олы ат була.
«Ат кешенең гомерлек юлдашы була ала. Алар кешегә һәрвакыт ярдәмгә киләчәк. Әгәр мин Пили- гриммга атлансам, ул минем белән утка да, суга да керәчәк, тау-чокырлар аша үтеп, теләсә нинди каршылыкларны да узачак. Ә башка кеше утырса – ул шикләнеп калачак: “Юк. Мин сиңа ышанмыйм», – диячәк.
Ласка үлгәч, Регинаның тормышы үз агымы белән дәвам итә: югары белем алу, кияүгә чыгу, бала табу. Балачак мавыгулары артта калган кебек тоела. Ләкин бервакыт язмыш аңа кабат үзен исенә төшерә. Коляска белән йөргәндә, аның игътибарын күршесенең аты җәлеп итә. Шул рәвешле аларның җәйге дуслыгы башлана – җәй буе Регина аның янына барып йөри. Ә көз җиткәч, атны иткә тапшырырга җыенуларын белеп ала. Бу хәбәр аны зур адымга этәрә.
– Бар акчамны җыеп, бу атны сатып алдым, – дип искә ала Регина. – Ул мине башкалар арасыннан һәрвакыт аерып таный иде. Бу иң гади авыл аты, затлы токымнан түгел. Ләкин ул шулкадәр акыллы, мин бик нык аңа бәйләнгән, бөтен җаным-тәнем белән аңа тартылам.
Регина аңа тирән мәгънәле исем бирә – Пилигримм, бу “илгизәр” яки “сәяхәтче” дигәнне аңлата.
– Мин аны алганда ат абзарым да юк иде әле. Ласканың иске сараен ул вакытка сүткән идек инде. Һәм ул мескенкәй бер урыннан икенче урынга күчеп яшәде, – дип аңлата хуҗабикә.
Нәкъ менә шушы аттан аның үз ат спорты клубы тарихы башлана. Шулай итеп, илгизәр ат ахыр чиктә сыену урыны гына түгел, ә чын йортын таба, бу йортның символына әверелә.
Башта клуб Константиновкада урнашкан була, вакыт узу белән хайваннар саны арткан, килүчеләр дә күбәйгән, шунлыктан урын җитми башлаган. Моннан җиде ел элек, ат клубы Яңа Шигалигә күченеп, шунда төпләнгәннән соң, тормышның яңа, масштаблырак этабы башлана. Монда, иркенлектә, дүрт гектарлы зур мәйданда заманча ат абзары урнашкан. Инфраструктура атларны уңайлы шартларда тотарга гына түгел, илнең төрле почмакларыннан кунаклар кабул итәргә дә мөмкинлек бирә: территориядә берничә көнгә калып, мохитне тулысынча тоеп һәм хайваннар белән аралашудан ләззәт алу өчен уңайлы шәхси йортлар урнашкан.
Бүгенге көндә абзарда Регинаның 16 аты һәм тагын алты “шәхси кунак” яши. Ягъни, аларның үз хуҗалары бар, ләкин атны үзләрендә тоту мөмкинлеге булмаганга, клубта калдыралар. Шул ук вакытта, теләгән вакытларында аның янына килеп йөриләр.
– Клуб эшчәнлеге ике төп юнәлеш буенча алып барыла, – дип аңлата хуҗабикә. – Беренчесе – токымлы бияләр үрчетү. Анда безнең турыдан-туры Франциядән китерелгән першероннар. Башта без биш токымлы бия алып кайткан идек, ә хәзер аларның саны утыздан артып китте. Моннан тыш, үрчетү өчен яхшы токымлы юртаклар да бар. Колыннар туа, без аларны үстерәбез, һәм алар Казан ат ярышларында уңышлы чыгыш ясыйлар. Икенче юнәлеш – атта йөрергә өйрәтү һәм атта ял итү. Безнең зур ябык манежыбыз бар, анда кешеләр дәресләргә килә. Шулай ук теләүчеләрне озатучы белән бергә атлы ял итүгә алып чыгабыз.
Ат абзарында һәр абзар ишегендә кушамат язылган такта гына түгел, ә тулы бер “досье” эленеп тора: токымы, яше һәм җентекләп язылган туклану рационы. Мисал өчен, 2016 елгы Диадема исемле Америка юртагының көне солы, печән һәм арпа белән башлана, төшке ашка – солы, кичке ашка – кабат солы һәм печән, ләкин иң яхшы бонус – кишер белән. Бу көчле һәм нәфис хайваннарны карау зур, хәтта аналарча игътибар таләп итә.
– Ат сәламәтлеге дип сөйләсәләр дә, миңа калса, аларның сәламәтлеге иң нечкә нәрсә, – дип саный Регина. – Дөрес ашамасалар, шунда ук эчләре авырта, чәнчи башлый. Шуңа күрә бездә барысы да индивидуаль. Һәр ат, нинди максат белән тотылуына карап, үз менюсын ала. Күп эшләгән һәм энергия сарыф иткән ат күбрәк концентратлар ала. Ял иткән яки җәрәхәттән соң тернәкләнгән ат – азрак. Колыннарга күбрәк аксым (белок), витаминлы азыклар, яшелчәләр бирәбез.
Хуҗалыкның тоткарлыксыз эшләве өчен кечкенә команда җавап бирә. Хайваннарны катгый рәвештә “меню” буенча тәҗрибәле ат караучылар ашата, ә кунакларны инструкторлар каршы ала һәм өйрәтә. Регина монда көн саен килә, аның өчен кечкенә яки зур эш төшенчәсе юк: ул экскурсия дә үткәрә ала, кизү тору графигын да төзи, яңа өйрәнүче өчен дәресне үзе дә алып бара. Аның мондый күпкырлылыгы ике югары белем — ветеринария һәм психология белеме белән ныгытылган. Беренчесе хайваннарның хәлен хатасыз билгеләргә ярдәм итсә, икенчесе кешеләрне тоярга һәм аларга күңелләренә яткан “идеаль пар” – ат сайларга булыша.
– Атта йөрергә һәркем өйрәнә ала. Бары тик кемгәдер вакыт азрак кирәк, кемгәдер - күбрәк, – ди Регина. – Өйрәтү этабында без иң күбе куркуны җиңү өстендә эшлибез. Кешеләр атларны чиксез яратырга, ләкин шул ук вакытта атланып утырырга куркырга мөмкин. Шуңа күрә башта без атка ышанырга, аның белән контакт урнаштырырга, уртак тел табарга өйрәтәбез. Шуннан соң гына, үзеңә ышаныч тугач, йөрү техникасы өстендә эшли башлыйбыз.
Кызыклы факт: Регина үзе Көнчыгыш календаре буенча Ат елында туган. Шул ук вакытта ул атлар белән тирән бәйләнешен билгеләрнең мистикасы белән түгел, ә үзара тартылу белән аңлата.
– Минемчә, кешеләр аңлы рәвештә үзләренең эчке характерына туры килә торган хайванны сайлыйлар. Ә миңа ат үзенең көче, ирек сөючәнлеге һәм сылулыгы белән идеаль туры килә.
Ат билгесе астында үтәчәк 2026 елны клуб хуҗасы яңа омтылышлар белән каршы ала. Ул билгеләп үткәнчә, үтеп баручы 2025 елда атта йөрүгә кызыксыну арткан: гаиләләре белән ешрак киләләр, балаларын алып киләләр, табигать һәм хайваннар белән җанлы аралашуга омтылалар. Бу тренд үсешкә илһам бирә.
Эшмәкәрнең планнары масштаблы һәм конкрет. Беренчедән, ул ярышларда катнашу һәм профессиональ әзерлек өчен спорт атлары санын арттырырга тели. Икенчедән, яшь җайдаклар өчен тулы кыйммәтле мәктәп булдырып, балалар юнәлешенә аерым басым ясарга ниятли.
– Бу эшкә чын күңелдән бирелгән кешеләр тагын да күбрәк булсын иде. Алар үзләрен атларга багышласыннар, шунда үз язмышларын һәм шатлыкларын тапсыннар, – дип уртаклаша ул үзенең төп теләге белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia